Рөстәм Миңнеханов «Совкомфлот» ГАҖ Директорлар советы рәисе Илья Клебанов белән очрашты

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

Бүген «Совкомфлот» ГАҖ Директорлар советы рәисе Илья Клебанов белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Яклар алга таба үзара файдалы хезмәттәшлек һәм эшлекле элемтәләрне үстерү турында сөйләштеләр. 

Очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International