Минтимер Шәймиев Алмазбәк Атамбаевны "Яңарыш" республика фондының җидееллык эш нәтиҗәләре белән таныштырды

2017 елның 24 июне, шимбә

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев белән очрашты.

Минтимер Шәймиев Кыргызстан Республикасы Президентын "Яңарыш" фондының  тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча җидееллык эш нәтиҗәләре белән таныштырды, фонд ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган яңа проект турында сөйләде - Болгар ислам академиясе төзелеше һәм Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру. Ул Болгар академиясе комплексы бер ел эчендә төзелде һәм сентябрьдә инде анда укулар башланачак, дип ассызыклады.

Минтимер Шәймиев шулай ук Болгар ислам академиясе ишекләре югары дини белем алырга теләгән чит ил вәкилләре өчен дә ачык, дип билгеләде.

Алмазбек Атамбаев Татарстанның тарихи мирасны саклау өлкәсендәге тәҗрибәсенә зур кызыксыну белдерде, тарихи-мәдәни ядкәрләрне саклау проблемасы Кыргызстан Республикасы өчен дә актуаль, дип билгеләде. Ул Минтимер Шәймиевнең борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлегенә чакыруын кабул итте һәм быел көз Татарстанга тагын бер тапкыр килергә вәгъдә бирде.

Очрашуда 2009 елда төрки һәм иран халыкларының уртак бәйрәме Нәүрүзнең ЮНЕСКОга кертелүе билгеләп үтелде һәм шул вакыттан бирле 21 март Халыкара Нәүрүз көне итеп игълан ителгән иде.

Очрашу барышында шулай ук Россия Федерациясе һәм Кыргызстан Республикасы арасындагы элемтәләрне үстерү кысаларында алга таба Татарстан һәм Кыргызстан арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре дә кузгатылды.

Очрашуда Кыргызстан Республикасының тышкы эшләр министры Эрлан Абдылдаев, Кыргызстан Республикасы Президенты Аппаратының тышкы сәясәт бүлеге мөдире Айзадә Субакожоева, Кыргызстан Республикасының Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Болот Отунбаев, Россиянең Кыргызстандагы гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Андрей Крутько, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Яңарыш" республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, РФ тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Дәүләт Киңәшчесе Секретариаты җитәкчесе Олег Глебов катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International