Рөстәм Миңнеханов Федераль сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Михаил Мурашко белән очрашты

2017 елның 3 июле, дүшәмбе

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Михаил Мурашко белән очрашты.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Федераль сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең территориаль органы Рөстәм Сафиуллин һәм башкалар катнашты.   

Очрашуда катнашучылар сәламәтлек саклау өлкәсендә тикшереп торуны һәм күзәтчелекне, медицина эшчәнлегенең сыйфатын һәм иминлеген дәүләт тарафыннан тикшереп торуны камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Искәртәбез, Федераль сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Михаил Мурашко Казанга Федераль сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең күчмә коллегиясендә катнашу өчен килде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International