“Кече шәһәрләр парклары" партпроекты төзекләндерүдә минималь эш күләмен ачыклый

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

“Кече шәһәрләр парклары” партпроекты алдында торган төп бурыч – аны гамәлгә ашурда уңай нәтиҗәгә ирешү өчен, минималь эш күләмен билгеләү. Шул хакта бүген партия проекты иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. 

“Партия проекты күптән түгел генә старт алса да, ихтыяҗ нык сизелә, ул инде 317 шәһәрне үз эченә алды. Бүгенге көндә 250 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләрдә башкарыласы эшләрне ачыкларга кирәк. Парклар – кешеләрне үзенә тарта торган урын, шуңа да кешеләрнең аны ничек күрергә теләвен белү мөһим һәм ул партпроектны тормышка ашырганда салынырга тиеш”, - дидк Рөстәм Миңнеханов партпроект иҗтимагый советының беренче утырышында.

“Кече шәһәрләр парклары” партпроекты федераль координаторы Владимир Панов җәмәгатьчелек белән позитив практик аңлашу булган төбәкләрне билгеләргә тәкъдим итә.

“Мөгаен, өстән аска эшләүче механика искергәндер. Шунлыктан идеяләр астан, кешеләрнең үзләреннән килсен иде, ә без аны тормышка ашырырга булышачакбыз”, - дип саный ул.

Панов шулай ук беренче яртыеллыкта төбәкләр бишлеге билгеле булуын җиткерә. Биредә иң күп баллны Новосибирск өлкәсе җыйган.

“Бердәм Россия”нең “Кече шәһәрләр проектлары” партия проекты 250 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләрдә 2017 – 2019 елларга исәпләнгән. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International