Алексей Песошин Регби-7 буенча хатын-кызлар командалары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты

2017 елның 9 июле, якшәмбе

Бүген кич Татарстан Республикасы Премьер-министры, Татарстанның Регби федерациясе Президенты Алексей Песошин регби-7 буенча хатын-кызлар командалары арасында Европа гран-при сериясенең II этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты.

Бу чара Казанның Үзәк стадионында узды, анда шулай ук Антимонополия федераль хезмәте җитәкчесе, Россиянең Регби федерациясе Попечительләр советы рәисе Игорь Артемьев катнашты.

Искә төшерәбез, регби-7 буенча хатын-кызлар командалары арасында Европа гран-при сериясенең II этабында Россия җыелма командасы җиңүче булды.

Финал матчында Россия кызларына инглиз регбичы кызлары каршы торды. Матч 25:0 исәбендә Россия командасы җиңүе белән төгәлләнде.

Белешмә өчен:

Регби-7 буенча хатын-кызлар командалары арасында Европа гран-при сериясенең II этабы Казанның  Үзәк стадионында 2017 елның 8 - 9 июль көннәрендә узды. Казанга ярышларда катнашу өчен Европаның 12 иленнән 180нән артык спортчы килде - Нидерланд, Швеция, Польша, Англия, Ирландия, Франция, Португалия, Италия, Испания, Бельгия һәм Уэльс җыелма командалары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International