Татарстан Президенты ИННОПРОМ-2017 халыкара сәнәгать күргәзмәсен карады

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта "Екатеринбург-ЭКСПО" күргәзмә үзәгендә оештырылган ИННОПРОМ-2017 халыкара сәнәгать күргәзмәсен карады. Төп тема - "Акыллы производство. Глобаль алым". Экспозициядә 17 илдән 640 индустриаль компания катнаша. 95 дәүләт үз сәүдә-сәнәгать делегациясен җибәрде.

Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе вәкилләре күргәзмәнең  төп стендларын карады. Татарстан Президенты металл эшкәртү өлкәсендәге алдынгы технологияләр белән танышты, проивзодство белән идарә итү, автомобильләр төзүдә инновацион алымнар, робототехника өлкәсендәге яңалыклар, чит ил һәм Россиядә энергия саклау өлкәсендәге яңалыклар белән танышты.

Аерым «Ренова», «Швабе», «ПНК Групп», «УАЗ» вәкилләре Рөстәм Миңнехановка компанияләре турында сөйләде.

Шулай ук Татарстан Президенты Япония стендына игътибар итте, ул быел ИННОПРОМ күргәзмәсенең партнеры: Toyota, Mitsubishi, Fanuc  һәм башка компанияләр тәкъдим ителгән.

ИННОПРОМ-2017 кысаларында Татарстан да экспозициясен тәкъдим итте. Махсус стендта республика икътисады, сәнәгать производствосы күләме һәм структурасы турында, төп сәнәгать юнәлешләре, алдынгы компанияләре («Татнефть», «ТАИФ», «Казан вертолётлар заводы», «КАМАЗ» һәм башкалар) турында мәгълүмат бар.

Рөстәм Миңнеханов белән бергә күргәзмә белән ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендә даими вәкиле Ринат Садриев таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International