Татарстан Президенты: Бүген эшкуарлар хакимият органнары арасында мөнәсәбәтләр төгәл регламентланган булырга тиеш

2017 елның 11 июле, сишәмбе

Бүген "Корстон" КСКК мәйданчыгында ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының бишенче утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Утырыш эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Президенты каршында эшкуарлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, республика ведомстволары һәм министрлыклары җитәкчеләре, 250 бизнес вәкиле катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, эшкуарлар һәм хакимият органнары очрашуы Татарстанда гадәткә әйләнде. Бу уникаль мәйданчык, ул бүгенге көндә күп сандагы бизнес вәкилләренә мөһим булган мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә. 

"Беләм, бүген залда башка төбәкләрдән дә хезмәттәшләребез бар. Безнең фикеребезчә, Татарстанда гамәлгә ашырыла торган бу ысулны Россиядәге башка төбәкләрдә дә кулланып була", - диде ТР Президенты. 

Аның сүзләренчә, эксперт төркемнәре эше нәтиҗәсе буенча кырыктан артык тәкъдим хупланды, 60 федераль һәм региональ актка үзгәртеләр кертү тәкъдим ителде. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан өченче ел ил регионнары арасында инвестицион климат буенча илкүләм рейтингта алдынгы урынна ала. Шулай да хәл ителмәгән мәсьәләләр кала. "Безнең, кызганчыка каршы, административ киртәләр югары дәрҗәдә.Бәлки бу без күбрәк тәртип таләп иткәнгә, бәлки тәртипкә салу килеп чыкмый. Шуңа күрә контроль-күзәтчелек эшчәнлек бик каты тәнкыйтькә дучар була. Минемчә, эшкуарлар һәм хакимият арасында мөнәсәбәтләр төгәл регламентланган булырга тиеш", - диде ТР Президенты. 

Тагын Рөстәм Миңнеханов республикада эшлекле климатның муниципаль рейтингын төзү темасын мөһим дип саный. "Без кайсы муниципалитетларыбызның эшкуарларга ярдәм итәргә әзер, ә кайсылары әлеге мәсьәләләргә тиешенчә игътибар итмәүләрен аңларга тиеш, шуңа күрә без конкретикага күчәргә тиеш. бу зур күләмле эш, аңа без аеруча игътибар итәчәкбез". 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International