Татарстан Президенты рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

2017 елның 21 июле, җомга

Татарстан нефть-химия комплексының төп предприятиеләре беренче ярты еллык нәтиҗәләре буенча нефть чыгару, пластмасса, каучук һәм резина әйберләре җитештерү исәбенә җитештерелгән продукция күләмен 3 процентка арттырдылар. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында холдинг генераль директоры Харис Мостафин хәбәр итте.  

Әлеге предприятиеләр 521 млрд. сумлык керем алган, бу узган елның шул чорына караганда 14 процентка артык. Нефтька , нефть продуктларына, синтетик каучукка бәяләр арту тәэсир итте, дип аңлатты Мостафин. 

Бюджет һәм бюджет булмаган фондларга түләүләрнең гомуми күләме 1,6 кат артты - күбесенчә файдалы казылмаларны чыгаруга салым арту исәбенә. Татарстанның берләштерелгән бюджетына түләүләр 30 млрд. сум тәшкил итте - 15 процентка артык. Түләүләрне арттырганнар -  «Татнефть», ТАИФ-НК, «Татнефть» шиналар комплексы, «Нәфис». Финанс нәтиҗәләре ким булу аркасында «Түбән Кама нефть химиясе», «Казаноргсинтеза», «СК Казан заводы» түләүләрне дә киметкән. 

«Татнефть» гыйнвар-июнь айларында нефть чыгаруны 3,4 % ка \арттырган, ягъни 14.2 млн. тоннадан артткан. «Түбән Кама нефть химиясе» каучук чыгаруны 5,5 % ка арттырган. «Казаноргсинтез» полиэтилен чыгару күләмен 11% ка арттырып, 373 мең тоннага кадәр җиткереп, экспортны икеләтә арттырган.

Башкортостан Республикасы Нефть-химия эшкәртү институты директоры әлеге өлкәдә перспектив технологияләр турында хәбәр итте. Ул газ химиясе, акрынайтылган кокслау, катализаторлар буенча эшләнмәләрне тәкъдим итте. 

Рөстәм Миңнеханов "газ химиясе мөмкинлекләре зур, ә без бу өлкәдә аз эшлибез", дип билгеләп, Уфа институты вәкиленә ТАИФ һәм "Татнефть" компанияләре белән берлектә эш төркеме оештырырга тәкъдим итте. 

КОЛТЕК компанияләр төркеме эшчәнлеге турында генераль директоры Владимир Колеров хәбәр итте. Юл төзү өчен заманча материаллар,  май присадкаларыөчен нано-продукция турында сүз бара. Төркемнең пилот производствосы Кама Аланында урнашкан. Хәзерге вакытта Татарстан юлларына алар эшләнмәләрен гамәли тикшерүләр үтә. Рөстәм Миңнеханов республикада эксперименталь мәйданчыкларны булдырырга тәкъдим итте. 

Донецк инновацион-инжиниринг үзәгенең баш химик-технологы Леонид Галицкий Татарстанда буяу материаллары заводын төзү проектын тәкъдим итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International