Татарстан авыл хезмәтчәннәре 595 мең тонна иген җыеп алган

2017 елның 12 августы, шимбә

Татарстанда урып-җыю эшләре турындагы оператив мәгълүмат белән  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә чыгыш ясады. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рустәм Нигъмәтуллин да катнашты.

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, бүгенгә республикада 156 мең га мәйданнарда иген җыеп алынган, бу планның 11%ы. Аграрийлар 595 мең тоннадан артык бөртекле ашлык җыеп алган. Уртача уңыш республика буенча бер гектардан 38 ц/га.  

Алдынгылар арасында Зәй (21% чәчүлекләр җыелган), Нурлат (20%), Апас  (20%) районнары. Аксубай, Азнакай, Кайбыч һәм Әлмәт районнарында эшләр яхшы бара.

Хезмәт җитештерүчәнлеге райоонар буенча бик аерылып тора. Соңгы ике көндә Апас районында 6,9% мәйданнар җыеп алынган, Чистайда – 6%, Азнакайда – 5,9%, Балык Бистәсенндә  – 5,6%, Нурлатта – 5,3%, Зәйдә – 5,2%, Лениногорскта – 5,2%. Шул ук чорда Баулы районында 2,4% сөрүлек суктырылган, Алабугада – 2,8%, Кама Тамагында – 3,4%, Чирмешәндә –  3,7%.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республикада бер үк вакытта терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Бүгенгә 1,4 млн. тонна терлек азыгы берәмлеге яисә 1 шартлы терлеккә 23,6 центнер әзерләнгән.

Министр шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты карары белән республиканың иң яхшы 200 комбайнчысына 100 мең сум күләмендә акчалата премия биреләчәк. Бүгенгә бу конкурста Аксубай районыннан Ринат Мостафин, Кайбыч районыннан Юрий Петров, Нурлат районыннан Сергей Карпухин һәм Владимир Чернов алда бара. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, быел республикада икмәк суктыруга күпкә соңарып тотындылар. Моның сәбәбе – начар һава торышы. Шуңа да карамастан, уңыш җыю кампаниясен югалтуларсыз тәмамлау өчен тырышырга кирәк, диде Татарстан Республикасы Президенты.

«Без 20 көн югалттык. Шуңа күрә урып-җыю эшләренең төп өлешен август аенда ук тәмамларга кирәк. Һәр район муниципалитет башлыгы җитәкчелегендә штаб оештырырга тиешле. Алдынгы хезмәткәрләрне акчалата бүләкләү буенча социаль чаралар булдыру кирәк. Без үз чиратыбызда тәүлек саен суктырылган икмәк күләмен һәм хезмәт җитештерүчәнлеген катгый тикшереп торачакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International