Марат Әхмәтов: Татарстан Республикасында 3 млн 50 мең тонна ашлык суктырылган

2017 елның 26 августы, шимбә

Татарстан Республикасында 3 млн 50 мең тонна ашлык суктырылган, игеннәр 860 мең гектар мәйданда (58%) җыеп алынган. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Марат Әхмәтов  агымдагы атнада һава торышының бөртеклеләрне җыеп алу өчен уңайлы булуын  билгеләде – 5 көн эчендә 900 мең тоннадан артык ашлык суктырылды. 10 районда 100 мең тонна һәм аннан күбрәк уңыш җыеп алдылар. Иң югары күрсәткечләр Зәй -128,5 мең тонна, Буа -121 мең тонна һәм Сарман районында 116,5 мең тонна.

Урып-җыюда Бөгелмә, Кама Тамагы, Менделеевск һәм Тукай районнары “экватор”ны үтмәгән әле, бу районнарда 45-49% мәйданда гына урып-җыю эшләре башкарылган.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, Зәй районында – 33% (12,2 мең га), Чистай районында – 31% (15,2 мең га), Нурлат районында – 34% (10,6 мең га), Апас, Әлки һәм Алексеевск районнарында 35%  мәйданда игеннәрне урып-җыясы калган.

Республикада уртача уңыш гектарыннан 35,9 ц тәшкил итә, бу – узган елга караганда 8,8   ц га артыграк.

Марат Әхмәтов район башлыкларына һәм инвесторларга урып-җыюда артта калучыларга буш комбайннар белән ярдәм итәргә кирәк, дип мөрәҗәгать итте. Бүген иң мөһиме – игеннәрне тизрәк һәм югалтуларсыз җыеп алу, дип йомгаклады ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International