Рөстәм Миңнеханов Kazan City Racing автотамашасында булды

2017 елның 30 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazan City Racing автотамашасында булды.

Искәртәбез, Kazan City Racing автотамашасы трассасы Казанның тарихи үзәге, Меңьеллык мәйданы кырыннан уза. Гомуми озынлыгы – 800 м.

Автотамаша программасында – катнашучылар парады, индивидуаль катнашучыларның һәм командаларның күрсәтмә чыгышлары.

Автотамашада шулай ук советлар заманы узышлары классикасы Moscow Classic Grand-Prix автомобильләре дә бар: «Москвичлар», «Волгалар» һәм  «Жигулилар».

Рөстәм Миңнеханов советлар заманы автопромы автомобильләрен карап чыкты.

Бүген автотамаша кысаларында Мәскәү шәһәренең ЮХИДИендә эшләүче  хезмәткәрләреннән җыелган «Каскад» пилотаж төркеме чыгыш ясады.  

Аннары «КАМАЗ-Мастер» командасы чыгыш ясады, каскадерлар тамашасы һәм башкалар булды.

Kazan City Racing тамашасы Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Казан шәһәре мэриясе ярдәмендә уздырыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International