1 дән 1 видеосы
Түбәндәге мәсьәләләр буенча видеоконференция режимында республика киңәшмәсе: 1. Торак фондын һәм социаль объектларны (гомуми белем мәктәпләрен, савыктыру лагерьларын, ветеринария хезмәте биналарын) капиталь ремонтлауның республика программаларын гамәлгә ашыру, йөрүләре кыенлашкан кешеләрнең аларга керә алуын тәэмин итү, инженер инфраструктурасы системаларын модернизацияләү һәм аларның энергетик нәтиҗәлелеген арттыру. 2. Агросәнәнгать комплексы мәсьәләләре турында. 3. Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышы турында. 4. Татарстан Республикасы торак пунктлары чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрына кертү хакында. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздыра.
Видео: Марат Хɵсәенов
2020 елның 11 гыйнвары, шимбә
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International