1 дән 1 видеосы
Түбәндәге мәсьәләләр буенча видеоконференция режимында республика киңәшмәсе: 1. Яңа коронавирус инфекциясе таралуга, нефтькә бәяләр һәм доллар курсы үзгәреп торуга бәйле рәвештә вәзгыять начараю шартларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру турында; 2. Торак төзелеше һәм социаль әһәмиятле объектлар төзүнең республика программаларын; җәмәгать зоналарын төзекләндерү программаларын гамәлгә ашыру турында; 3. "Безнең ишегалды" республика программасын гамәлгә ашыру барышы турында; 4. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә юл эшләре турында; 5. Татарстан Республикасында агросәнәнгать комплексы мәсьәләләре турында; 6. Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрына Татарстан Республикасы чиге һәм Татарстан Республикасы торак пунктлары чикләре турындагы белешмәләрне кертү турында; 7. Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздыра.
Видео: Марат Хɵсәенов
2020 елның 28 марты, шимбә
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International