1 дән 1 видеосы
Түбәндәге мәсьәләләр буенча видеоконференция режимында республика киңәшмәсе: 1. Татарстан Республикасында эпидемиологик вәзгыять һәм яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору чаралары турында; 2.Торак төзелеше һәм социаль әһәмиятле объектлар төзелеше республика программаларын, җәмәгать зоналарын төзекләндерү программаларын гамәлгә ашыру турында; 3. "Безнең ишегалды" республика программасын гамәлгә ашыру барышы турында; 4. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә юл эшләре турында. 5. Татарстан Республикасы икътисадын үстерү чараларын Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының гамәлгә ашыруы турында; 6. Халыкны эш белән тәэмин итүне һәм халыкның керемнәрен торгызуны тәэмин итү, икътисадны үстерү һәм озак сроклы структур үзгәрешләр чараларын Азнакай муниципаль районында гамәлгә ашыру турында. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздыра.
Видео: Марат Хɵсәенов
2021 елның 6 марты, шимбә
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International