Түбәндәге мәсьәләләр буенча видеоконференция режимында республика киңәшмәсе: 1. Торак һәм социаль объектларны (мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен, фельдшерлык-акушерлык пунктларын, амбулаторияләрне, сырхауханәләрне, клубларны, спорт мәйданчыкларын) төзү буенча республика программаларын гамәлгә ашыру, гражданнарның өлешле инвестицияләшү юлы белән торак төзелешенең проблемалы объектларын төзеп бетерү турында. 2. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә юл эшләре турында. 3. Татарстан Республикасында агросәнәгать комплексы мәсьәләләре турында. 4. Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында. 5. Торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлыкны уздыру барышы турында, "Экояз 2019" конкурсы йомгаклары буенча бүләкләү. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздыра.

2019 елның 1 июне, шимбә
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International