Сәетгалиев
Сәхипгәрәй Сәетгали улы
ТАССРның Халык комиссарлары советы рәисе: 1920 – 1921 еллар
БИОГРАФИЯ
1894 елның 6 февралендә Уфа шәһәрендә туган
1939 елның 10 ноябрендә вафат булган, нахакка репрессияләнгән, үлгәннән соң акланган

Хезмәт эшчәнлеге:

1917 – 1919 елларда – Урал өлкәсенең мөселман хәрби советы рәисе, Казан Совет Эшче-Крестьян Республикасының милләтләр эшләре буенча комиссары, Россия коммунистлар партиясенең (РКП(б)) Уфа губерна комитетында Татар-башкорт бюросы әгъзасы, Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең сәяси бүлеге каршындагы курслар укытучысы
1920 – 1921 елларда – Вакытлы революцион комитет, ТАССР Халык комиссарлары советының беренче составы рәисе
1921 – 1924 елларда – Кырым АССРның Халык комиссарлары советы рәисе
1924 – 1928 елларда – җаваплы партия һәм дәүләт эшендә
1928 – 1931 елларда – «Тепло и сила» бөтенсоюз тресты идарәчесе урынбасары, идарәчесе, Мәскәү шәһәре
1931 – 1933 елларда – СССРның Хезмәт халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы, Мәскәү шәһәре
1933 – 1937 елларда – Рязань – Урал тимер юлы Саратов бүлекчәсенең сәясәт бүлеге башлыгы
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International