Шәймиев
Минтимер Шәрипович
ТАССР МС Рәисе: 1985 ел
БИОГРАФИЯ
1937 елның 20 гыйнварында туган

Белеме:
1959 елда – Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган

Хезмәт эшчәнлеге:
1959 елда – ТАССРның Мөслим район ремонт-техник станциясе инженеры, баш инженеры
1962 елда – ТАССРның «Авыл хуҗалыгы техникасы» Минзәлә районара берләшмәсе идарәчесе
1967 елда – инструктор, КПССның Татар өлкә комитеты авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире урынбасары
1969 елда – ТАССР мелиорация һәм су хуҗалыгы министры
1983 елда – ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары
1983 елда – КПССның Татар өлкә комитеты секретаре
1985 елда – ТАССР Министрлар Советы Рәисе
1989 елның сентябренән – 1990 елның сентябренә кадәр – КПССның Татар өлкә комитеты беренче секретаре
1990 елның 11 апреленнән – ТАССР Югары Советы Рәисе
1991 елның 12 июненнән – Татарстан Республикасының беренче Прези-денты итеп сайланды
1996 елның 24 мартында һәм 2001 елның 25 мартында – Татарстан Республикасы Президенты итеп яңадан сайланды
2010 елның 25 мартында – Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләрен Рөстәм Нургали улы Миңнехановка тапшырды
2010 елның 21 апреленнән – бүгенге көнгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе
XI чакырылыш РСФСР Югары Советы депутаты, СССР халык депутаты, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзасы, Россия Федерациясе Дәүләт Советы әгъзасы, «Бердәм Россия» партиясенең Югары Советы рәистәше

Бүләкләр:
Россия Федерациясе Хезмәт Герое, Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Октябрь Революциясе ордены, Халыклар дуслыгы ордены, II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены, I дәрәҗә «Ватан алдындагы каза-нышлар өчен» ордены, III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены, IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены, «Татарстан Республи-касы алдындагы казанышлар өчен» ордены, «Дуслык» ордены
«Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан», «Татар-стан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» ме-дальләре, I дәрәҗә Столыпин П.А. медале
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең, Россия Федерациясе Президентының мактау грамоталары
БМО эгидасы астында эшләүче Рыцарьларның бөтендөнья конфедерациясе халыкара парламенты Президиумының мактаулы әгъзасы, Россия Федерациясе Технологик фәннәр академиясе академигы; Халыкара мәгълүматлаштыру акаде-миясенең мактаулы академигы; Региональ үсеш һәм хезмәттәшлек халыкара ака-демиясе әгъзасы; РФ Чит ил эшләре министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының мактаулы профессоры; Алтай дәүләт университеты-ның мактаулы докторы; Казан федераль университетының мактаулы докторы
Татар халкының Кол Гали исемендәге халыкара премиясе; РФ Журналист-лар берлегенең «Матбугат белән аралашуда ачыклык өчен» премиясе; Журна-листлар берлеге, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча Россия ассоциациясе тарафыннан гамәлгә куелган «Көмеш Укчы» милли премиясе; «Россиянең театр сәнгатенә ярдәм иткән өчен» номина-циясендә «Алтын битлек» РФ Милли театраль премиясе; «Ел Президенты» номи-нациясендә «Россия Милли Олимпы» премиясе; Казахстан Республикасының Бе-ренче Президентының тынычлык һәм алгарыш Дәүләт премиясе; Казахстан Рес-публикасының Беренче Президентының тынычлык һәм алгарыш премиясе; Ис-лам мәдәниятен торгызуга керткән өлеше өчен король Фейсал исемендәге халы-кара премия
Мәдәни-тарихи кыйммәтләрне саклауга керткән зур өлеше өчен Авиценна исемендәге ЮНЕСКО көмеш медале
«Россия Милли Олимпы» премиясенең «Намус һәм батырлык өчен» орде-ны; «Икенче дәрәҗә Ахьдзапша» ордены (Абхазия Республикасы); Россия Феде-рациясе һәм ЮНЕСКО арасында хезмәттәшлеккә керткән шәхси өлеше өчен ди-плом һәм «Россия – ЮНЕСКО» истәлекле медале; беренче дәрәҗә «Әл-Фәхр» Почет ордены; I дәрәҗә Рус Православие Чиркәве Изге Благоверный князь Дани-ил Мәскәүле ордены; I дәрәҗә Рус Православие Чиркәве Изге Сергий Радонеж-ский ордены; «Россияне Зурлыйбыз» Минин һәм Пожарский ордены; Олимпия хәрәкәте үсешенә керткән зур өлеше өчен Олимпия ордены
Казахстан Республикасының I дәрәҗә Дуслык ордены; «Дагстан Республи-касы алдындагы казанышлары өчен» ордены
Казан шәһәренең Мактаулы гражданины
Алтай Республикасының Мактаулы гражданины
ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе әгъзасы
ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча Махсус Илчесе
Россия Иҗтимагый телевидениесе Советы әгъзасы
Россия Тарих җәмгыяте әгъзасы
Россия Шахмат федерациясенең Попечительләр советы әгъзасы
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International