Тынчеров
Әмин Хәлил улы
ТАССРның Халык комиссарлары советы рәисе: 1938 – 1940 еллар
БИОГРАФИЯ
1907 елның 19 маенда Тамбов губернасының Елатьма өязендәге Бастаново авылында туган
1980 елда Мәскәү шәһәрендә вафат булган

Белеме:
1929 елда – Рязань совет партия мәктәбен,
1932 елда – Татар коммунистик университетын,
1955 елда – Н.Е.Жуковский исемендәге Хәрби-һава академиясен тәмамлый

Хезмәт эшчәнлеге:
1932 елдан – ТАССРда партия эшендә
1938 – 1940 елларда – ТАССРның Халык комиссарлары советы рәисе
1941 елдан – Совет Армиясендә төрле вазыйфаларда
1959 елдан – отставкада

Аның җитәкчелегендә 1940 ел ахырына эре сәнәгатьнең тулай продукциясе күләме 50 процентка диярлек арта. Халыкны азык-төлек белән тәэмин итү яхшыра. Ипи һәм башка азык-төлек продуктларына төнлә белән тезелә башлаган чиратлар акрынлап бетә бара. 1937 – 1940 елларда ваклап товар сату әйләнеше өчтән бер өлешкә арта. 1939 елда татар язуы латин графикасыннан кириллицага үзгәртелә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International