Рөстәм Миңнеханов Татарстан урман хуҗалыгының мактаулы хезмәткәрләрен бүләкләде

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген «Казан» милли мәдәни үзәгендә, Татарстан урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәренә багышлап, аларны бүләкләү тантанасы узды. Мактаулы бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.  

«Озак еллар буена Урман хезмәткәрләре көне безнең өчен үзенә күрә икенче Сабантуй булды. Кызганычка каршы, соңгы елларда минем эш графигым бу чарада катнашырга мөмкинлек бирмәде, әмма үземне белә башлаганнан бирле бу бәйрәм минем гаиләмә бәйле иде. Мин дә урманчы улы, бу вакыйга минем өчен дә бик кадерле», - диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, урманнар – Татарстанның төп байлыкларыннан берсе. Республикада урман җирләренең гомуми мәйданы 17% тәшкил итә. 

«Республикага килгән кешеләр безнең якның матурлыгы һәм табигать байлыгы турында сөйлиләр. Тагын шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең урманчыларның уңышлы хезмәте нәтиҗәсендә Татарстанда бер генә урман янгыны да булмады», – диде ТР Президенты. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов урман хуҗалыгының алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International