Рөстәм Миңнеханов Мальта Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Кармел Бринкат белән очрашты

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мальта Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Кармел Бринкат белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Россия Федерациясе белән Мальта Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләр кысаларында Татарстан-Мальта хезмәттәшлеген үстерү перспективалары турында фикер алышу өчен яхшы мөмкинлек бар. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, быел илләребез арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 50 ел тулды һәм ул, Россия белән Мальта арасында мөнәсәбәтләр үсә барыр, дип ышаныч белдерде.

Геополитик ситуация бүген катлаулы булуга карамастан, без бизнесларыбыз өчен яңа формалар, яңа кызыклы юнәлешләр табарга тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов.  

«Бүген Татарстанга инвестицияләр белән килергә мөмкин, - диде ул. – Моның өчен төбәктә барлык шартлар да тудырылган. Республикада тотрыклы икътисадый ситуация, икътисад үсеше темплары Россиядәге уртача темплардан югарырак. Чит ил компанияләре белән эшләү буенча зур тәҗрибә тупланган».

Татарстан Президенты, Мальта Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе визиты Татарстанның Мальта белән үзара файдалы элемтәләрен үстерүгә яңа импульс булыр, дип өмет белдерде.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2016 ел йомгаклары буенча Мальта белән товар әйләнеше 47 млн. АКШ доллары тәшкил итә, быел уңай динамика бар.

Татарстан Президенты республика икътисады турында кыскача гына сөйләде.    

Татарстан Мальтаның эшлекле даирәләре белән хезмәттәшлекне үстерергә әзер һәм конструктив хезмәттәшлеккә ышана, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.   

Үз чиратында Мальта Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Кармел Бринкат Казанда туган хисләре белән уртаклашты.    

Искәртәбез, Мальта Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Кармел Бринкат Казанга ике көнлек визит белән килде (2017 елның 6-7 декабре).  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International