Алексей Песошин Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы утырышын уздырды

2024 елның 26 апреле, җомга

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Алексей Песошин искә төшергәнчә, Татарстан Республикасы дәүләт телләрен паритетлы куллану мониторингы 2018 елдан ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан үткәрелде. Әмма 2023 елда мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кураторы буларак дәвам ителде.Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, 2023 елда гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве турында 190 меңнән артык таныклык теркәлгән. 2022 ел белән чагыштырганда аларның саны 5%ка кимегән. Элеккечә, барлык таныклыклар ике дәүләт телендә төзелгән.

Дәүләт хакимияте башкарма органнарына 2023 елда гражданнарның 72 меңгә якын мөрәҗәгате каралган, аларга мөрәҗәгатьләр телендә җаваплар бирелгән. Җирле үзидарә органнары тарафыннан 50 меңнән артык мөрәҗәгать каралган. Министр татар телендә мөрәҗәгатьләр санының кимүенә игътибар итте. Узган елларда 3 меңгә якын мөрәҗәгать килгән булса, 2023 елда барлыгы 918 мөрәҗәгать кенә килгән.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2023 елда Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә 348 юл күрсәткече урнаштырылган.

Балаларны туган татар телендә укыту һәм тәрбияләү күрсәткече тулысынча үтәлгән. Балалар бакчаларында бу күрсәткеч - 57,2%, мәктәпләрдә 52,2% тәшкил итә.

Рус телендә - 2099 норматив хокукый акт, татар телендә 2087 акт 99% бастырылган. Яңалыкларның 99%ы татар теленә тәрҗемә ителгән.

Министрлыкларда һәм ведомстволарда, шулай ук муниципаль хакимият органнарында тәрҗемәчеләр булмау, яки тәрҗемәчеләрнең квалификациясе җитәрлек дәрәҗәдә булмау проблемасы саклана. Илсур Һадиуллин КФУда тәрҗемәчеләр әзерләү вариантын карарга, шулай ук дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында норматив хокукый актларны тәрҗемә итү буенча практик курслар оештырырга тәкъдим итте.

Алексей Песошин бер ай эчендә барлык норматив хокукый актларны тәрҗемә итүне тәмамларга, шулай ук тәрҗемәләрнең сыйфатын контрольгә алырга кушты.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин хәбәр иткәнчә, институт белгечләре элмә такталарның текстларының Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары, аларга караган учреждениеләр, дәүләт унитар предприятиеләре исемнәре белән орфография һәм пунктуация кагыйдәләренә, татар һәм рус телләрендәге элмә такталарның бертөрлелегенә туры килүен тикшерә. «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының «Атамаларда һәм язуларда хаталар» бүлегенең модераторы функциясе башкарыла. Республикада урнаштырыла торган мемориаль һәм истәлекле такталар, һәйкәлләр, стелла текстларының туры килүен экспертизалау һәм килештерү буенча эш алып барыла. Аерым паркларны, скверларны, аллеяларны, күргәзмәләрне, урам аншлагларын, шулай ук тарихи һәйкәлләр булган объектларны бизәүгә бәйле төрле текстлар тәрҗемә ителә. Ел саен 1,5 мең берәмлек текст эшкәртелә.

КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының Габдулла Тукай  исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы. Рамил Мирзаһитов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта милли кадрлар әзерләү буенча эш ике юнәлештә алып барыла. Беренчесе - татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә бакалаврлар һәм магистрлар әзерләү, икенчесе - республиканың мәгариф учреждениеләре өчен ике телле һәм күп телле педагогика кадрлары әзерләү. Быелгы уку елында «Татар теле һәм әдәбияты» юнәлеше буенча 214 бакалавр, 57 магистрант һәм 11 аспирант белем ала. Шулай ук бу уку елында ик телле һәм күп телле кадрлар әзерләү проекты буенча 677 студент белем ала. Кирәк булганда, Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты базасында татар-рус тәрҗемәсе буенча белгечләр әзерләү буенча өстәмә белем бирү программаларын эшләргә һәм гамәлгә ашырырга әзер.

«САФ» татар балалар интернет-радиосы эшчәнлеге турында аның директоры Марат Галимов сөйләде. Радио 2022 елда эшли башлаган. Бүгенге көндә аның аудиториясе бөтен дөнья буенча 30 меңнән артык кеше тәшкил итә. Контент мәдәни мирасны саклауга, татар телен популярлаштыруга һәм гореф-гадәтләрне, йолаларны һәм гаилә кыйммәтләрен торгызуга юнәлдерелгән әдәби, белем бирү, музыка, патриотик программаларны үз эченә ала.

Шулай ук утырыш барышында катнашучылар Саба районында телләр турындагы законнарның үтәлеше турында нотык тыңладылар.

Ахырда Алексей Песошин Татарстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәнү һәм популярлаштыру өлкәсендәге уңай практикаларны актив трансляцияләргә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International