Татарстан Президенты Казан үзәгендә төзекләндерелүче объектлар белән танышты

2012 елның 8 мае, сишәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендәге үзгәртеп корылучы һәм торгызылучы тарихи биналарның төзелеш мәйданнарын карап чыкты. Республика башлыгын Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан прокуроры Кафил Әмиров, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова озатып йөрде. Рөстәм Миңнеханов инвестор-компанияләр вәкилләре белән, хәл итәсе проблемалар турында шәхсән үзе ишетер өчен очрашты.

Илсур Метшин хәбәр итүенчә, инвесторлар белән беркетмәләр төзелгән 224 тарихи объектның 108 сендә торгызу буенча эшләр башланган. Татарстан Президенты барган тарихи биналарның беренчесе булып, Бауман урамындагы Матбугат йорты булды. Олеся Балтусова билгеләп узганча, бүгенге көндә Матбугат йорты ТР башкаласы үзәгендә тарихи биналарны торгызуның аеруча уңышлы мисалы булып тора – барлык рөхсәт кәгазьләре, лицензия һәм башка документлар алынган, мәйданда эш тулы көчендә бара, проект нигезендә бинада кунакханә һәм парковка оештыру каралган.

Бүген инвестор-компанияләр Рөстәм Миңнехановка, муниципаль милек карамагында булган бинага якын булган җир участогын һәм баскычлы җәмәгатьчелек өчен бәдрәфне үз милекләренә күчерү үтенече белән мөрәҗәгать итте – аларны яңартып кору кысаларында төзекләндерү планлаштырыла. Татарстан Президенты Казан мэры Илсур Метшинга бу мәсьәләне хәл итүне йөкләде.

Чираттагы объект – “Казан” кунакханәсенең тышкы йөзен торгызуны 2013 нче елның уртасына төгәлләү ниятләнә. Инвестор вәкилләре сүзләренә караганда, бу датага түбә, тәрәзәләр һәм фасад эше тәмамланырга тиеш. Проектка 2014 нче елда нокта куелачак. Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә эшне тизләтеп, тышкы бизәү эшләрен 2013 нче елның маена төгәлләргә әмер бирде.

Республика башлыгы ТР Мәдәният министрлыгына, рөхсәт документларын бирү гомуми процессны тоткарламасын өчен, республика Прокуратурасы һәм тарихи биналарны яңартып кору белән шөгыльләнүче инвесторлар белән хезмәттәшлек регламентын тәгаенләргә күрсәтмә бирде. “Без бит барыбыз да бу эш белән кызыксынучылар, әмма инвесторларда нинди документлар кирәк булуын төгәл аңлау булырга тиеш”, - дип ассызыклады Президент.

Ул Бауман урамы астындагы җир асты галереясының ташландык хәленә игътибарын юнәлтте. Рөстәм Миңнеханов шәһәргә бу галереяны инвесторга тапшырырга, аңарчы аны җыелган чүп-чардан арындырырга тәкъдим ясады.

Татарстан башлыгы Бауман урымы буенча 36 нчы һәм бары тик фасады гына исән калган 34 нче йортны “нуль”дән торгызу белән шөгыльләнүче инвесторлар белән дә очрашты.

Дзержинский урамы буенча 7 нче җимерелгән йорт урынында “Связьинвестнефтехим” ААҖ заллар һәм кафелар белән күргәзмә комплексын төзергә ниятли. Төзелеш мәйданында бүген Рөстәм Миңнеханов инвесторга тарихи стильдә яңа бина фасадын төзергә тәкъдим итте.

Пушкин урамы буенча 10 нчы йорт язмышы ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре һәм инвесторлар арасында дискуссия уятты. Әлеге тарихи бина флигелендә Федор Шаляпин туган һәм балачагын үткәргән. Хәзерге вакытта йорт аварияле халәттә. Инвестор-компания вәкилләре йортны торгызып булмый дигән фикердә һәм алар квартал тирәнлегендә этажлыкны арттырып, бинаны тулысынча яңадан сафка бастырып, аның бары тик фасадын гына саклап калырга киңәш итә. Экспертлар исә үз чиратында бу бинаны максималь төстә саклап калу әһәмиятенә басым ясый. Президент Татарстан Мәдәният министрлыгына һәм инвесторларга бу мәсьәләне атна дәвамында хәл итәргә һәм аннан соң килешенгәнлек нәтиҗәләрен аңа җиткерергә йөкләмә бирде.

Иске-Татар бистәсен торгызуны Мәрҗани, Татарстан һәм Каюм Насыйри урамнары арасындагы кварталдан башлау ниятләнә. Рөстәм Миңнеханов бу кварталны тиз арада тәртипкә китерү зарурлыгын билгеләп узды. “Безнең хәзер Иске-Татар бистәсендә күрсәтерлек урыннар калмады диярлек, - дип шәрехләде республика башлыгы. – Биредә булганның күбесен инде торгызып булмый, вакыт та кыса, шуңа күрә эчтәрәк яңартып кору элементлары булачак дигән фикер белән килешергә генә кала. Әмма бу урынның аурасын саклап калу мөһим”.

Ел дәвамында кварталда тәртип урнаштыру тәкъдим ителде. Президент сүзләренә караганда, Иске-Татар бистәсендә башка йортларны исә искерәк, шул ук вакытта үзгәртеп коруның озакка сузылган методикаларын кулланып та торгызырга була.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Республика Урман хуҗалыгы тарафыннан реставрацияләнүче Шиһабетдин Мәрҗани агач йортына да керде. Президент аны муниципаль милек карамагында булган янәшә торучы тагын бер тарихи бина белән бер комплекста торгызырга киңәш итте.

Каюм Насыйри һәм Фатыйх Кәрим урамнары почмагында төзелеш мәйданы бүгенге эшлекле объездга нокта куйды. Биредә элек сөрдерелгән биналарның тышкы кыяфәтен хәтерләтүче яңа йортлар төзелеше ниятләнә. “Урам йөзе, аның рухы сакланырга тиеш”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International