ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов: Республика АСКда 2018 елның 11 аенда уртача хезмәт хакы 24,9 мең сум булды, шул исәптән авыл хуҗалыгы буенча - 22,4 мең сум

2019 елның 12 гыйнвары, шимбә

Авыл хуҗалыгында хезмәт өчен түләү турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.   

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, тулаем республика агросәнәгать комплексы буенча 2018 елның 11 аенда уртача хезмәт хакы 24,9 мең сум булды, шул исәптән авыл хуҗалыгы буенча - 22,4 мең сум, с ростом к уровню 2017 елга карата 6%ка артык, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру исәбенә - 5%.

«Шулай да авыл хуҗалыгы хезмәткәренең хезмәт хакы тулаем икътисад тармагы белән чагыштырганда 66%.», - диде Марат Әхмәтов.

Ул хәбәр иткәнчә, 2018  елда авыл хуҗалыгы берәмлекләренең акчалата килере 100 млрд. сумнан арткан. Көтелүче табыш - 8 млрд. сум чамасы, рентабельлек 9,5%.

Игенчелектә килер сезонлылыкка бәйле булганга, анда төп хезмәт өчен түләү чыганагы – терлекчелек продукциясен реализацияцияләүдән килгән акчаларга бәйле. Сөткә һәм кош итенә сатып алулар бәяләре төшкәнгә күрә, 4,6 млрд. сум алынмый калды, диде Марат Әхмәтов.

Ул искәрткәнчә, өстәмә 1,65 млрд. сум дәүләт ярдәме күрсәтелгән, әмма республикада икътисад тармаклары буенча уртача хезмәт хакы дәрәҗәсенә якынаю мөмкин булмаган.

Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы берәмлекләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте: беркем дә хуҗалык мәсьәләләрен хезмәт хакы исәбенә авыл хуҗалыгы продукциясе хакы буенча базар нинди булуга карамастан, беркем дә хуҗалык мәсьәләлрне хезмәт хакы исәбенә хәл итәргә тиеш түгел.

Ул искәрткәнчә, 2024 елга кадәр АСК продукциясе экспортын 2,5 кат арттырыру турындагы Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы куйган бурыч җитештерелеә торган продукция сыйфатын һәм күләмен арттырырга кирәклеген билгели. 

"Игътибар итегез: агымдагы елның 1 гыйнварыннан хезмәт хакының минималь күләме - 11280 сумга кадәр арттырыла, диде Марат Әхмәтов. - Лаеклы хезмәт хакы - иң яхшы этәргеч. Бөтен җитәкчеләргә дә моны аңларга кирәк, әмма, кызганычка каршы, бу максаттан әле еракбыз". 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International