Алексей Песошин Беларусь Республикасының сәнәгать министры Павел Утюпин белән очрашты

2019 елның 14 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Беларусь Республикасының сәнәгать министры  Павел Утюпин белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Алга таба да хезмәттәшлекне үстерү, икътисадның сәнәгать секторындагы эшлекле элемтәләрне тирәнәйтү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Павел Утюпин “Алабуга автомобиль заводы җитештерү берләшмәсе” АҖ һәм “МТЗ-Татарстан сәүдә җитештерү компаниясе” ҖЧҖ җитештерү мәйданчыкларында булды, анда ул предприятиеләрнең эшчәнлеге һәм аларның продукциясе белән танышты.

Алексей Песошин очрашу барышында билгеләгәнчә, Беларусь Республикасы Татарстан Республикасының стратегик партнерларының берсе булып тора.

Соңгы елларда Татарстан һәм Беларусь Республикасы арасында мөнәсәбәтләр төрле өлкәләрдә уңышлы үсә, дип белдерде алга таба Алексей Песошин.

Аның сүзләренчә, Татарстан Беларусь Республикасы партнерлары белән иктисади һәм инвестиция элемтәләрен киңәйтергә ниятли. Автомобильләр төзелеше, суднолар төзелеше, вертолетлар төзелеше, нефть-газ химиясе, югары технологияләр, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау өлкәләрендәге кооперация зур кызыксыну тудыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International