ТР Төзелеш министры Ирек Фәйзуллин: Республикада җылылык бирү чоры 235 көн тәшкил итте

2019 елның 31 мае, җомга

Татарстан Республикасында 2018 елда җылылык бирү чоры 2019 елның 21 сентябрендә башланды һәм 13 майда төгәлләнде. Барлыгы 235 көн. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018/2019 ел җылылык бирү чорына Татарстан Республикасының җылылык-энергетика һәм торак-коммуналь оешмаларының һәм комплексларының эш йомгаклары һәм 2019/2020 ел җылылык бирү чорына әзерлек бурычларына багышланган утырышында хәбәр итте.   

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратлары хезмәткәрләре,  республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль дәүләт хакимияте структураларының территориаль органнары җитәкчеләре, шулай ук республика муниципаль берәмлекләре башлыклары, торак-коммуналь комплекс оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, җылы иң беренче чиратта социаль өлкә  объектларына (балалар бакчаларына, мәктәпләргә, сырхауханәләргә, поликлиникаларга) һәм торак фондына бирелде.  

Республикада җылы бирү чоры башланганчы торак фондын һәм коммуналь өлкә объектларын әзерләү буенча зур эш башкарылды, бу энергия ресурслары белән өзлексез тәэмин итәргә ярдәм итте, диде Ирек Фәйзуллин.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, җылылык бирү чоры эре аварияләрдән башка узды, әмма вакытлыча туктатып тору очраклары булды, шулай да кешеләр җылысыз калмады. 

2018/2019 еллар чорында коммуналь челтәрләрдә 246 авариягә бәйле туктатып тору булды, бу 2017/2018 еллар чорына караганда 8гә артык.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, республикада 13 мең 697 газлаштырылган күп фатирлы йорт бар, бу күп фатирлы йортларның 80,3%ын тәшкил итә.

2018 елда республикада торак йортларда газ җайланмаларын кулланган вакытта 22 гадәттән тыш очрак булды - 11 кеше һәлак булды, 41 кеше зыян күрде. 2019 елда яну газы белән 26 агулану очрагы булды, 7 кеше һәлак булды (шул исәптән 3 бала), 54 кеше зыян күрде (шул исәптән 21 бала).

2019/2020 ел җылылык бирү сезонына әзерлекнең төп бурычларыннан берсе – социаль-мәдәни объектларның 2019 елның 15 сентябренә кадәр әзерлек паспортларын рәсмиләштерүне, кулланылган энергия ресурслары өчен вакытында түләүне һәм сезон башланганчы кредит бурычларын түләүне тәэмин итү.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов утырыш барышында яңа җылылык бирү сезонына әзерлеккә аерым игътибар бирергә кушты. Аеруча сәнәгать объектларының кышкы чорга әзерлеген тәэмин итү мөһим, диде ул. «Энергетика хуҗалыгы, торак фонды, газ белән тәэмин итү системаларының торышы – барлык бу хезмәтләр эшенең нормаларга туры килүе, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Яну газы белән агулану очраклары күпме! Без җитди бәя бирергә тиеш боларга».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, республикада Татарстан Республикасы Иминлек советы утырышына әзерлек бара, анда бу барлык мәсьәләләр каралачак. Барлык җылылык-, энергия-, газ белән тәэмин итү системаларының яңа җылылык бирү чорына әзерлеге мәсьәләләрен комплекслы карарга кирәк. 

Утырышка йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, барлык әйтелгән тәкъдимнәрне әйбәтләп карарга кирәк. Төп бурыч – 15 сентябрьгә әзерлек  паспортын алырга. Без җылылык бирү чорына әзерлекнең барлык программаларын да игътибар белән карарга тиеш, диде Татарстан Республикасы Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International