Казанда хатын-кызлар арасында регби-7 буенча Европа Олимпия сайлау турниры ачылышы тантанасы узды

2019 елның 13 июле, шимбә

Бүген Казанда хатын-кызлар арасында регби-7 буенча Европа Олимпия сайлау турниры ачылышы тантанасы узды.

Тантаналы чарада Россия ФАС җитәкчесе Игорь Артемьев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россиянең Регби федерациясе идарәсе рәисе Станислав Дружинин катнашты.

Ачылыш тантанасы Үзәк стадионда узды (Казан, Ташаяк ур., 2).

Быел катнашучыларның составы Европа чемпионатының беренче этабында билгеләнде. Казанга юлламаны Франция, Россия, Молдавия, Ирландия, Испания, Польша, Италия, Румыния, Чехия, Англия, Германия һәм Швеция алды.

Игорь Артемьев Россиянең Регби федерациясе исеменнән катнашучыларны сәламләде һәм спортчыларга яхшы уеннар теләде.

Рөстәм Нигъмәтуллин шулай ук катнашучыларны Татарстан Президенты һәм Хөкүмәте исеменнән сәламләде, барлык командаларга да уңышлы уеннар теләде.

Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренчә, Татарстанда регби 1967 елдан үсеш алган. Бүгенге көндә төбәктә 1 меңнән артык кеше спортның бу төре белән шөгыльләнә.

Ярышларда җиңүче 2020 елда Япониядә узачак Олимпиядага чыгачак, ә икенче, өченче урынны алган командалар көрәшне турнирның ике раундында дәвам итәчәкләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International