Аркадий Дворкович Чаллыда хәйрия футбол матчында катнашты

2012 елның 31 октябре, чәршәмбе
Бүген Чаллыда, РФ Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович визиты һәм “Изгелек флагы астында!” Бөтенроссия акциясе кысаларында, “КАМАЗ” стадионында хәйрия футбол матчы узды.

Акциянең максаты – кыйммәтле дәвалануга мохтаҗ авыру балаларга акча җыю, шулай ук җәмәгатьчелек һәм бизнес вәкилләре игътибарын балалар сәламәтлеген саклау проблемаларына җәлеп итү.

РФ Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович чараны ачып, чаллыларга кунакчыл булулары һәм яңгыр явып торуга карамастан, изге эштә катнашу өчен стадионга килүләре өчен рәхмәт белдерде. “Бу уенда төп җиңү – ул балалар сәламәтлеге”, - диде ул.

“Музыкантлар, спортчылар һәм сәясәтчеләр чарада катнашып, һәркем мохтаҗларга ярдәм итә алуын күрсәтә”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры Илдар Халиков.

Автошәһәр мэры Васил Шәйхразиев үз чиратында кунаклар командасына югары бәя бирде. Ул шулай ук изгелек флагы астында уза торган чараларның дәвамы булырга тиеш дип ассызыклады.

Уен кырында “Росич-Старко” эстрадасы йолдызлары футбол клубы командасы һәм мэр Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә Автошәһәр җыелма командасы очрашты.

“Росич-Старко” командасы составында команда капитаны Аркадий Дворкович, шулай ук Виктор Зинчук, Сергей Минаев, Михаил Гребенщиков, Пьер Нарцисс һ.б. катнашты.

Ике команда да мавыктыргыч уен күрсәтте. Матч 3:7 исәбе белән “Росич-Старко” командасы файдасына тәмамланды, Ә Чаллы балалары кыйммәтле дәвалануга сертификатлар алды.

Бүгенге хәйрия акциясендә 2,5 млн. сум акча җыелды. Шулар исәбенә 30 балага тиешле медицина ярдәме күрсәтелде.

Матчтан соң тамашачыларга Россия эстрадасы йолдызлары гала-концерты тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International