Рөстәм Нигъмәтуллин инициатив төркем белән калдыкларны термик зарарсызландыру заводы төзелеше мәсьәләләре хакында фикер алышты

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР хөкүмәте йортында инициатив төркем белән очрашу узды, аның барышында калдыкларны термик зарарсызландыру заводы төзелеше мәсьәләләре каралды.

Очрашуда республиканың беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Очрашу кысаларында активистлар халык сәламәтлеге өчен яңа заводның зыянлы булуы турында борчуларын белдерделәр.

Очрашуда  калдыклар белән эш итүнең территориаль схемасы турында фикер алыштылар. Конструктив тәкъдимнәр булса, Татарстанда калдыклар белән эш итүнең территориаль схемасын үзгәртеп булачак, дип билгеләде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Илсур Метшин үз чиратында, Казанда каты коммуналь калдыклар күләме 560 мең тоннадан арта, ә полигоннар киләчәктә бу күләмне сыйдыра алмаячак, диде.

Рөстәм Нигъмәтуллин мондый очрашулар алга таба да уздырылачак, дип өстәде. Ул шулай ук профиль министрлыклар һәм ведомство вәкилләренә халык белән актив аңлату эшләре алып барырга, яңа проект турында җентекләп сөйләргә чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International