Алексей Песошин Кытайның MinFound Medical Systems компаниясе вәкилләре белән очрашты

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Кытайның MinFound Medical Systems компаниясе директоры урынбасары Питер Джанг белән очрашты.

Очрашу “Корстон” мәйданчыгында Татарстан Инвестицион үсеш Агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы башланганчы узды.

Очрашуда югары технологияле медицина җиһазлары –  магнит-резонанс томографлары (МРТ) һәм компьютер томографиясе өчен аппаратлар (ПЭТ/КТ) җитештерүне булдыру турында фикер алыштылар.

Алексей Песошин Кытай бизнесы белән хезмәттәшлекнең өстенлеген билгеләп үтте. Без Кытай партнерлары белән мөнәсәбәтләрне үстерергә телибез, Татарстанның  Кытай компанияләре белән уңышлы эш тәҗрибәсе бар, шул исәптән Haier компаниясе белән дә, диде ул.

Кытай компаниясе вәкилләре җитештерелә торган медицина приборларының үзенчәлекләре турында кыскача сөйләделәр. Алар сүзләренчә, яңа инвестицион проект Россия базарына гына түгел, БДБ илләре, шул исәптән Казахстан һәм Үзбәкстан базарларына чыгарга мөмкинлек бирәчәк.

Производство “Казан Экспо” территориясендә урнашачак, дип фаразлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International