Рөстәм Нигъмәтуллин Зәй районында булды

2020 елның 7 феврале, җомга

Татарстан Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин бүген Зәй районында булды.

Төп максаты – Зәй районының 2019 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2020 елга куелган бурычларга багышланган район Советы утырышында катнашу.

“Энергетик” мәдәният сараенда Зәй районының сәнәгать предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы оешмалары күргәзмәсе оештырылган иде.

Республика икүтисадына Зәй районы да лаеклы өлеш кертә. Муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингында 2019 ел нәтиҗәләре буенча район 17 урында. Республика муниципалитетлары арасында үзе җитештергән товарны җибәрү күләме буенча 9 урынны били, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча 14 урында, торак йортларны файдалануга тапшыру буенча 20 урынны алып тора.

Агросәнәгать комплексы рейтингында республика районнары арасында Зәй районы 11 урынны били. Үсемлекчелек буенча район республикада лидер санала.

Кызганычка каршы, узган елда Зәй районында мөгезле эре терлекнең баш саны кимегән.  Сөт җитештерү буенча күрсәткечләр түбән.

2020 елда “Безнең ишек алды” программасы кысаларында Зәйдә 67 ишек алдын төзекләндерү планлаштырыла (барлыгы өч елга каралган программада –175 ишек алды).

Рөстәм Нигъмәтуллин Зәй районы хакимиятенә, депутатлар корпусына һәм барлык район халкына Татарстанның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде. Зәй районында алга таба икътисади үсеш темпларын күтәрү һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен барлык кирәкле ресурслар бар, диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International