Алексей Песошин Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консулы Атадурды Бәйрәмов белән очрашты

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген Төрекмәнстанның Казандагы генераль консулы Атадурды Бәйрәмов белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Искә төшерәбез, Атадурды Бәйрәмов Төрекмәнстанның Казандагы генераль консулы вазифасына 2020 елның маенда билгеләнде.

Очрашуда катнашучылар Татарстан белән Төрекмәнстан арасында төрле өлкәләрдәге хезмәттәшлекне алга таба үстерү юлларын тикшерделәр.

Аерым алганда, Төрекмәнстан медицина белеме системасында симуляцион технологияләрне үстерү һәм Төрекмәнстаннан  студентларны Татарстандагы медицина уку йортларында әзерләүне дә кертеп, сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәттәшлек хакында фикер алыштылар.

Шулай ук яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш турында да сөйләштеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International