Алексей Песошин социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып баруга гаризалар карау буенча комиссияләр утырышын уздырды

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин  “Чаллы”, “Түбән Кама”, “Яшел Үзән” һәм “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссияләр утырышын уздырды. Барлыгы 10 инвестпроект каралды.

“КазаньЭкспресс Фулфилмент” компаниясе “Яшел Үзән” ТОСЭР территорисендә фулфилмент-үзәк төзелеше буенча проект тәкъдим итте. Проект кысаларында 300 дән артык эш урыны булдыру планлаштырыла.

“ИТЛЕ КИТЧЕН” компаниясе көндәлек рацион өчен әзер туклану продуктлары җитештерү буенча проект тәкъдим итте. Компания әзер продуктлар җитештерүне “Яшел Үзән” сәнәгать мәйданчыгында җайга салуны һәм ТОСЭР салым режимыннан файдалануны планлаштыра.

“Бәхетле” компаниясе “Яшел Үзән” ТОСЭР территориясендә җитештерү-склад комплексы төзелеше буенча проект тәкъдим итте. Барлыгы 618 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.

Түбән Камадан “Русские криогенные системы” компаниясе белән килешү төзүгә гариза кергән.

“КАМА ТЕХНОЛОГИЯ” компаниясе көнкүреш техникасы өчен пыяла җитештерү заводы проектын тәкъдим итте. Предприятиенең җитештерү көче Түбән Камада елына 350 мең кв.м. продукция җитештерүгә мөмкинлек бирәчәк.

“Чистай” ТОСЭР территориясендә транспорт чаралары белән идарә итү өчен цифрлы системалар компонентларын җитештерүне оештыру планлаштырыла. Проектның инициаторы “МЕТТЭМ Автомобильные компоненты” компаниясе.

“Камский пекарь” компаниясе Чистай шәһәрендә икмәк заводы проектын тәкъдим итте. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында 16 яңа эш урыны булдырылачак.

Чаллыдан ике гариза кергән. Беренчесе – “КМД НЧ” компаниясеннән, йөк автомобильләренә запас частьләр җитештерү заводы проекты. Икенчесе – “Дарлетто” компаниясеннән, проект джемнар һәм кондитер эшләнмәләре җитештерергә ниятли.

Утырышта катнашучылар барлык тәкъдим ителгән проектларны да хупладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International