Татарстан халкына 8,1 млрд сум салым исәпләнгән

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

1 декабрьгә кадәр Татарстанда 2 млн 175 мең кеше өч төрле салым -транспорт, җир, күчемсез милек салымнары түләргә тиеш. Быел салым күләме 8,1 млрд сум тәшкил итә.

Бу хакта  ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр итте.

Брифинг ТРның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Марат Сафиуллин сүзләренчә, салымның 2,5 млрд сумы түләнгән инде.

Узган ел белән чагыштырганда, милек салымнарының гомуми күләме 350  млн сумга арткан, дип билгеләде Марат Сафиуллин.

Ул Татарстанда салым базасы артуын республикада машиналар, фатирлар, йортлар саны артуга бәйләп аңлатты.

Октябрь башында 680 мең татарстанлы салым түләү турындагы хатларны электрон рәвештә, калганнар почта аша алдылар.

Татарстан халкын санитар-эпидемиологик вазгыять шартларында салымнарны дистанцион рәвештә түләргә чакырдылар.

Салымнарны “Налоги ФЛ” мобиль кушымта һәм “Шәхси кабинет” аша түләргә мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International