Алексей Песошин Идел буе федераль округы төбәкләренең вазифаи затлары белән “Имин шәһәр” аппарат-программа комплексын үстерү буенча киңәшмәдә катнашты

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Бүген Түбән Новгородта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Идел буе федераль округы төбәкләренең югары вазифаи затлары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә уздырды.

Төп тема “Имин шәһәр” аппарат-программа комплексын (АПК) гамәлгә кертү проектын тормышка ашыруга багышланган иде.

Очрашуда Россия Гадәттән тыш хәлләр министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Чуприян һәм “Имин шәһәр” АПК ның Баш конструкторлар советы вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасыннан ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Очрашуда күп мәсьәләләр каралды, шул исәптән гадәттән тыш хәлләрне фаразлый алырлык техник чаралар комплекслы системасын төзү, шулай ук халыкның иминлеген тәэмин итү турында фикер алыштылар.

Игорь Комаров, киңәшмәне ачып, РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча “Имин шәһәр” аппарат-программа комплексын гамәлгә кертү кысаларында зур эш башкарылуын билгеләде.

“Гамәлдәге законнар һәм “Имин шәһәр” аппарат-программа комплексын гамәлгә кертү һәм үстерү белән бәйле мәсьәләләр буенча ведомствоара комиссия тәкъдимнәре каралды. “112” бердәм номеры һәм “ЭРА-ГЛОНАСС” дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы чакыруын тәэмин итү системасы нигезендә округның барлык субъектларында проектны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән региональ законнарны эзлекле формалаштыру оештырылды”, - диде ул.

Идел буе федераль округының барлык төбәкләрендә программаны үстерү өчен норматив актлар һәм планнар булдырылды, сынау проектын гамәлгә ашыру өчен 123 муниципаль берәмлек билгеләнде.

Александр Чуприян билгеләгәнчә, аерым уңышларга карамастан, гомумән, Идел буе федераль округы төбәкләренең “Имин шәһәр” аппарат-программа комплексын төзү буенча эше һәм федераль үзәк белән хезмәттәшлеге кайбер активлаштыруны таләп итә.

“2022 елда зур эшләр планлаштырылган, төбәкләрдән югары активлык һәм  федераль үзәк белән хезмәттәшлекне көтәбез”, - диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International