ТР Президенты Казандагы яңа төзелеш материаллары кибетендә булды

2013 елның 24 июне, дүшәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов "Леруа Мерлен" төзелеш һәм бизәү материаллары гипермаркетында булды. Шушы көннәрдә ачылган эре француз сәүдә челтәре кибетендә Президент белән бергә республика башкаласы мэры Илсур Метшин да булды.

Leroy Merlin —йортларны, дачаларны һәм бакчаларны төзү һәм бизәү өчен товарлар сату белән шөгыльләнүче француз компаниясе-ритейлер. Компаниягә 1923 елда Франциянең төнягында нигез салынган, һәм бүген ул төзелеш һәм бизәү товарларын сату күләме буенча Европада өченче урында тора.

"Леруа Мерлен" кибете Россиядә сатучылар өчен үзенең ишекләрен беренче мәртәбә 2004 елда Мытищида ачкан. Хәзерге вакытта Россиянең 14 шәһәрендә 25 "Леруа Мерлен" гипермаркеты эшләп килә.

Казандагы бу яңа гипермаркет Чистай урамы һәм Әмрихан проспекты киселешендә 19 июньдә ачылды. Компания тирә-як территорияләрне төзекләндерде, җәяүлеләр зоналары булдырылды, агач-куаклар һәм чәчәкләр утыртты, аларны һәрвакыт карап-тәрбияләп торалар. Шунда килүчеләргә җайлы булсын өчен кибет белән янәшә 932 автомобильлек парковка ясалган.

Кибет ачуга кертелгән инвестицияләр күләме якынча 1 млрд. сум тәшкил итә. Гомуми мәйданы – 18 мең кв. м, шулардан сәүдә өчен – 12 мең кв.м.

Яңа кибет буйлап кыска гына экскурсия дәвамында Рөстәм Миңнехановка гипермаркетның барлык ассортименты тәкъдим ителде – төзелеш, ремонт һәм йорт декоры өчен 33 мең исемдәге материал. Татарстан Республикасы Президенты кайбер товарларны үзе шәхсән бәяләде, аларның хаклары белән кызыксынды, теге яисә бу продукциянең кайда җитештерелүен сорады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International