ТР Шахмат федерациясе президенты, шахмат уены буенча үзенең күптәнге партнеры Геннадий Захаров белән бергә Минтимер Шәймиев турнирның ирләр арасында соңгы, хәлиткеч партиясен зур кызыксыну белән күзәтте. Филиппин шахматчысы Уэсли Со җиңде, аңа бүләкләү тантанасында Минтимер Шәймиев Универсиаданың алтын медален тапшырды. Көмеш һәм бронза медальләрне Әрмәнстаннан Завен Андриасян һәм Кытайдан Чао Б Ли алды.
Алтын медальне хатын-кызлар арасында шәхси зачетта Кытайдан Джао Ксю яулады, көмеш һәм бронза медальләргә аның ватандашлары – Ю Веньюн һәм Тан Шонгуй лаек булдылар.
Команда зачетында беренче урынны Кытай командасы, икенче урынны Россия шахматчылары, өченче урынны Польша командасы алды. Шахмат буенча ярышлар “Казан” ат спорты комплексында узды.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.