Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова: Татарстан муниципаль архивлары заманча биналарга күчтеләр

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

Татарстан муниципаль архивлары республика Хөкүмәте ярдәме белән заманча биналарга күчтеләр. Тармак цифрлы технологияләр кертүне дәвам итә, башка төбәкләр өчен үрнәк булып тора. Бу хакта Архив эше буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта хәбәр итте.

«Бездә, бары тик бер генә архивтан тыш, без чатырлардан, подваллардан тартып чыгармаган архив юк. Хәзер безнең архивлар гаражларда  урнашмаган. Татарстан Президенты ярдәме белән барлык архивларны да ремонтладык», – диде ул.

Татарстан архивлары – тармакка цифрлы трансформация кертү буенча Россиядә иң яхшылар, дип саный Габдрахманова. «Без Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән алда барабыз һәм цифрга бәйле күп кенә эшләрне үзебез эшлибез һәм башка төбәкләргә тәкъдим итәбез. Без алдынгы технологияләр кертәбез, үзебездә эшли торган структураларга ярдәм итәргә тырышабыз», – дип өстәде Габдрахманова.

«Коммерциячел оешманың иң яхшы архивы» һәм «Коммерциячел булмаган оешманың һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы» республика конкурсында җиңүчеләр откан грантларга үз архивларын цифрлаштырачаклар, биналарда янгын сигнализациясе һәм вентиляция урнаштырачаклар. Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.

«2018 елдан башлап Татарстанда «Коммерциячел оешманың иң яхшы архивы» һәм «Коммерциячел булмаган оешманың һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы» республика конкурслары үткәрелә. Быел конкурсларга 51 оешма гариза кергән — дәүләт һәм муниципаль архивларны туплау чыганагы. Проектларны турыдан-туры яклауга ун коммерциячел булмаган оешма, ун авыл җирлеге һәм биш коммерция структурасы кертелде. 12 оешма җиңүгщ иреште», - диде ул.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ТР Министрлар Кабинетында узды, шуннан соң килешүләргә тантаналы рәвештә имза салынды, дип билгеләп үтте спикер.

«Татарстан Президенты беренче урын өчен - 1 млн. сумлык, икенче урын өчен 750 мең сум һәм өченче урын өчен 500 мең сумлык сертификатлар тапшырды. Бу акчалар янгын сигнализациясен, вентиляцияне, стеналарны буяп, оешмалар архивларына стеллажлар куярга мөмкинлек бирәчәк», — дип ассызыклады Габдрахманова.

Конкурста катнашучыларның проектлары тарихи әһәмиятле һәм кыйммәтле документларны саклауның норматив шартларын тәэмин итүгә, архивларны цифрлы трансформацияләүгә, аналитик мәгълүматның электрон ресурсын булдыруга юнәлдерелгән.

Әйтик, Азнакай үзәк район хастаханәсе проекты документлар эзләү вакытын кыскарту юлы белән гарызнамәләр буенча материалларны оперативрак әзерләргә мөмкинлек бирүче электрон архив булдыруга юнәлдерелгән. Казан педагогика көллиятендә архив документларын саклауның норматив шартлары тудырылачак.

«Архив эшләренең цифрлы резерв сакланышы, архивның программалы тәэмин ителеше белән интеграция нәтиҗәсендә процессларны тулысынча автоматлаштыру, мәгълүматның тәүлек буе барып җитә алуы, вакытны, мәйданнарны, кеше ресурсларын экономияләү Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе проекты нәтиҗәләре буенча ирешеләчәк", — дип мисал китерде Архив эше буенча ТР дәүләт  комитеты рәисе.

Коммерциячел оешмаларга килгәндә «Домкор Индустрия» аеруча кыйммәтле һәм еш кулланыла торган документларны цифрлаштыру үткәрәчәк. Предприятиедә техник һәм тарихи документлар саклана.  «Зәй шикәре» грант акчасына архив биналарын ремонтлаячак. Заводта беренче продукция һәм хезмәт династияләре турындагы таныклыклар сакланган. «Казметрострой» проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча 2024 елга цифрлы архив булдырылачак, ул гомуми саннан 50% документны үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International