Дамир Ишкиниев Нурлат муниципаль районы Советының чираттан тыш сессиясендә Нурлат районы башлыгы итеп сайланды

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Нурлат муниципаль районында эш сәфәрендә. Эш сәфәренең төп максаты - Нурлат муниципаль районы Советының чираттан тыш 28 нче сессиясендә катнашу.

Көн тәртибе кысаларында депутатлар Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшинның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату һәм Нурлат муниципаль районы башлыгын сайлау мәсьәләләрен карадылар.

Депутатлар, Алмаз Сәлим улы Әхмәтшинның башка эшкә күчүе сәбәпле, муниципаль район башлыгы вазыйфасыннан китүе турындагы гаризасын канәгатьләндерделәр (исегезгә төшерәбез, Алмаз Әхмәтшин Смоленск өлкәсе Губернаторының Төзелеш һәм ТКХ, энергетика һәм тариф сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары вазиыйфасын биләячәк).

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, утырыш барышында чыгыш ясап, Алмаз Әхмәтшинның соңгы биш ел дәвамында (2018 елның февраленнән) районга уңышлы җитәкчелек итүен искәртте. Ул Смоленск өлкәсе Думасы тарафыннан Алмаз Сәлим улының Смоленск өлкәсе Губернаторы урынбасары вазиыйфасына билгеләнүе турында килешенгәнен хәбәр итте.

Алексей Песошин Нурлат районында Алмаз Әхмәтшин эшләгән чорда гамәлгә ашырылган берничә проектны билгеләде. Әйтик, районның тулаем территориаль продукты (ТТП) соңгы 5 елда ике тапкыр арткан, узган ел нәтиҗәләре буенча 88,4 млрд сумга җиткән. Икътисадның төрле тармакларында 27 инвестиция проекты гамәлгә ашырылган, районның аграр комплексы үсешендә уңай динамика тәэмин ителгән.

Районда Нурлатта «Тулпар» спорт сарае, Мамык авылында балалар бакчасы, «Киләчәк» балалар иҗаты үзәге, Иске Чаллыда табиб амбулаториясе һәм 5 ФАП, Нурлатта «Туп» ябык футбол манежы һәм башка бик күп объектлар төзелгән. Бүген «Чиста су» федераль программасының «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында Чулпан ятмасыннан район өчен истәлекле суүткәргеч төзелә.

«Илебез Президенты Владимир Владимирович Путин үзенең чыгышларында Татарстан идарәчеләренең федераль һәм төбәк органнарына ихтыяҗын күп тапкырлар билгеләп үтте, республикабызны "кадрлар чыганагы" дип атады, - диде Алексей Песошин. - Алмаз Сәлим улы Россия Федерациясенең чираттагы төбәгендә республика һәм муниципаль дәрәҗәдә эшләү тәҗрибәсе таләп ителгән Татарстаннан чыккан кешеләр исемлегенә керде».

Алексей Песошин Алмаз Сәлим улы Әхмәтшинга Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы вазыйфасында уңышлы эшләве өчен Татарстан Республикасы Рәисе һәм республика Хөкүмәте исеменнән рәхмәт белдерде.Ул шулай ук Алмаз Әхмәтшинга Татарстан Республикасының дәүләт бүләген - «Дуслык» орденын тапшырды.

ТР Премьер-министры Нурлат муниципаль районы башлыгы итеп район Советы депутаты Дамир Азат улы Ишкиниевны сайлау тәкъдимен депутатлар каравына кертте.

Ул Дамир Ишкиниевның бөтен биографиясе туган Нурлат районы белән бәйле булуын искәртте. Хезмәт эшчәнлеге елларында Ишкиниев районның система булдыручы нефть чыгару тармагында зур эш тәҗрибәсе ала, параллель рәвештә авыл хуҗалыгы юнәлеше белән дә шөгыльләнә. Дамир Азат улы үзен уңышлы хуҗалык итүче генә түгел, ә социаль җаваплы җитәкче буларак та таныта. Дамир Ишкиниев шулай ук өч чакырылыш Нурлат район Советы депутаты итеп сайлана һәм эшли (2010 елдан), район халкының күп кенә наказларын уңышлы хәл итүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International