Бурычлары аркасында 120 меңләп татарстанлы Россиядән чыга алмаячак

2023 елның 6 июне, сишәмбе

120 меңгә якын татарстанлы бурычлары булганга илдән чыга алмаячак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР баш суд приставы Әнвәр Закиров сөйләде.

Брифинг Татарстан Республикасында «Суд приставлары – балаларга» бөтенроссия мәгълүмат акциясе кысаларында алиментлар түләтү темасына багышланды.

Әнвәр Закиров сүзләренчә, бурычлыларга 30 мең сум күләмендә булган бурыч турында башкару эше булганда Россиядән читкә чыгу чикләнә. Әгәр ике ай дәвамында түләүче бурычын түләми икән, сумма чиге кими. Пристав чит илгә чыгуны 10 мең сумнан чикләргә мөмкин.

"Бу закон чыгаручы тарафыннан алдагы елларда булган аңлашылмаучанлыкларны киметү өчен махсус эшләнгән: бурычлы кеше теге яки бу сәбәпләр аркасында бурычлы булуы турында белмәгәндә, кузгатылган башкару эше турында белмәгәндә һәм чикә чыгудан чикләнгән булып чыкканда - отпуск, билгеләнгән командировкалар өзелә", — диде Әнвәр Закиров.

Татарстанда алиментлар буенча бурычлыларның 13 процентын хатын-кызлар тәшкил итә, дип хәбәр итте Әнвәр Закиров. "Бу нигездә асоциаль тормыш алып баручы һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән, яки әлеге хокуктан мәхрүм ителү өчен билегеле бер гамәлләр кылган хатын-кызлар», - дип төгәлләк кертте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International