ТР Хөкүмәте Йортында гражданнарның җир кишәрлекләренә хокукларын рәсмиләштерү үзенчәлекләре турында сөйләделәр

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Җир һәм күчемсез милек өлкәсендә законнарның төп үзгәрешләре» темасына брифинг узды.

Чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин гражданнарның җир кишәрлекләренә хокукларын рәсмиләштерү үзенчәлекләре турында сөйләде.

Җир кишәрлеге закон нигезендә билгеләнгән очракларда түләүле һәм бушлай бирелә. Калган барлык очракларда тапшыру аукционнарда башкарыла.

Хәзерге вакытта торгларсыз гавами милектәге җир кишәрлекләрен сату очраклары 8 генә.

РФ Җир кодексына ярашлы рәвештә, мондый җир киәшәрлекләрендә урнашкан биналар, корылмаларның хуҗалары булган гражданнар, юридик затлар җир кишәрлекләрен сатып алуга аерым хокукка ия булалар.

Чикләре билгеләнмәгән җирләр өчен бәя Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 03.10.2012 № 827 карары нигезендә билгеләнә.

Татарстанның шәһәр округларында биналар, корылмалар, төзелмәләр яки аларда урнашкан биналар милекчеләре өчен җир кишәрлегенең ташламалы бәясе күчемсез милек объекты милекчесе мөрәҗәгать иткән вакытта гамәлдә булган кишәрлекнең кадастр бәясенең 25%ын тәшкил итә. Татарстан муниципаль районнарында - җир кишәрлегенең кадастр бәясенең 12,5 проценты.

ФАСның 147/23 номерлы боерыгы белән расланган торгларны үткәрүнең яңа тәртибе мөһим яңалык булып тора, ул 2023 елның 1 октябрендә үз көченә кергән. Бу тәртип арендага һәм милек сатып алуга гына түгел, ә җир кишәрлекләренә карата да торглар үткәрүне күздә тота. Төп үзгәреш - цифрлы сәүдә формасына күчү. Аларны электрон мәйданчыкларда гына оештырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International