ТР Премьер-министры Алексей Песошин: Татарстанда ТКХ өлкәсендә 27,5 мең кеше эшли

2024 елның 22 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер - министры Алексей Песошин тармакның барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм-торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне белән котлады.
Бүген Казанда, «Сәйдәш» үзәге мәйданчыгында (Н. Ершов ур., 57) торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган чара узды.
Театральләштерелгән прологтан соң Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллинның сәламләү сүзе укылды.
Шулай ук чарада катнашучыларга ТКХ хезмәткәрләренең көндәлек тормышы турында видеофильм күрсәтелде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тармак белгечләрен Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән котлады. "Бүген бу залда республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән килгән торак-коммуналь комплекс хезмәткәрләре һәм бу тармакка турыдан-туры катнашы булган кешеләр бар, - диде ул. - Татарстан Республикасында ТКХ өлкәсендә 27,5 мең кеше эшли»
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы ассызыклаганча: ТКХ хезмәткәрләренең һөнәри осталыгына барлык учреждениеләрнең һәм предприятиеләрнең җайга салынган эшенә, ишегалларында һәм урамнарда чисталык һәм тәртипкә, йортларда утка, җылылыкка һәм суга, нәтиҗәдә - республикада яшәүчеләрнең уңайлылыгы һәм иминлеге бәйле.
"Бүген торак-коммуналь хуҗалык тармагына таләпләр бик тиз үсә. Заман таләпләренә җавап бирү өчен өстенлекле проектларны гамәлгә ашыру, өстәмә объектлар төзү һәм булганнарын модернизацияләү, алдынгы технологияләрне һәм хезмәт күрсәтүләрне кертү күздә тотыла. Бу инициативалар татарстанлыларның тормышын уңайлырак итәргә, ә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен нәтиҗәле, заманча һәм югары технологияле итәргә тиеш", - диде ул.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, республикада торак-коммуналь хуҗалык инфраструктурасын яңарту буенча зур эш алып барыла, әмма шул ук вакытта бик күп проблемалар кала әле. Илебез җитәкчелеге алган курс, сезнең югары һөнәри осталыгыгыз, җаваплы һәм ваемсыз булмаган мөнәсәбәтегез аркасында, без үзебез алдында торган бурычларны хәл итәчәкбез дип ышанам, дип белдерде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
"Сезгә, хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, оптимизм, иминлек, республика халкы файдасына һөнәри уңышлар телим. Бәйрәм белән!" - диде ул ахырда.
Татарстан Премьер-министры Татарстан Республикасының иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бу - «Татарстан Республикасының Атказанган ТКХ хезмәткәре» мактаулы исемнәре, «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» мактаулы исемнәре, Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатлары, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте.
Шулай ук Россия Төзелеш министрлыгы бүләкләре.
Аннары ведомство бүләкләрен ТКХ тармагы вәкилләренә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин тапшырды.
Чара концерт программасы белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International