Татарстанда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасына 763 йорт кергән, финанслау күләме – 8,5 млрд сум

2024 елның 23 марты, шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов Татарстанда төзелеш тармагындагы программаларның ничек тормышка ашырылуы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Ул киңәшмәне кичә, 22 мартта, «Крокус Сити Холл»да (Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәре) һәлак булганнарны искә алып, бер минут тынлык игълан итүдән башлады.

Татарстанда мәгариф тармагында «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында 185 объект, ике дәүләт һәм дүрт республика программасы эшли. Бүгенге көндә 7 балалар бакчасы буенча эшләр алып барыла (башкару 21%). 3 объект буенча эшне апрель аенда башларга планлаштыралар.

Подрядчылар 15 объектта эшли башлаган – бу мәктәпләр һәм белем бирү үзәкләре. Тагын 20 объектта эш каникуллар вакытында башланачак. 4 ресурс үзәге буенча эшләр 19%ка җиткән. 2 тулай торак буенча эшләр дәвам итә (башкару 8%).

Сәламәтлек саклау тармагының 137 объектыннан 42 фельдшер-акушерлык пунктында эшләр алып барыла (24% үтәлә). 40 объектта эшләр апрель ахырына кадәр башланачак.

25 поликлиниканың 15ендә эшләр алып барыла (башкару - 11%). Бу атнада Сарман авылындагы поликлиниканы ремонтлау төгәлләнгән. 9 объектта эшләр апрель ахырына кадәр башланачак.

24 стационарның 18ендә эшләр алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләре 12 процентка җиткән.

Мәдәният тармагында 24 объект эшли. Мәсәлән, 5 балалар сәнгать мәктәбе буенча эшләр башкару 19% тәшкил итә. 5 башка мәдәният учреждениесе буенча башкару 13 процент тәшкил итә.

Яшьләр сәясәте тармагында - 27 объект. Бүгенге көндә 6 балалар лагеренда эшләр алып барыла (башкару 6%). Казанда тагын 1 контрактлы лагерь буенча эшләр 25 марттан эшли башланачак.

Шулай ук 3 яшүсмерләр клубы буенча эшләр башланган (башкару 8%).

Экология тармагында республика һәм федераль программа кысаларында гидротехник корылмаларны ремонтлау, елгалар үзәннәрен һәм күлләрне чистарту эшләре алып барыла. Барлыгы 21 объект. Бүгенге көндә 10 объект буенча эшләр алып барыла (башкару 20%). Калган 11 объект буенча эшләр апрель ахырына кадәр башланачак.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы линиясе буенча бер республика программасы буенча гамәлгә ашырыла.

Мәсәлән, халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең 16 объектында эшләр алып барыла (башкару 20%). 5 объект буенча алдагы ике атнада, тагын 6 объект буенча май аенда эшләргә планлаштыралар.

6 урманчылык бинасы буенча эшләр 15% тәшкил итә. Калган бер объект май аенда эшли башлаячак.

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча 10 объектта агымдагы атнада Буа шәһәрендәге бер объектта эшләр тәмамланган. Программаның үтәлеше 43% тәшкил итә. Калган ике объект буенча эш апрель ахырына кадәр башланачак.

Бу атнада 5 спорт объектында эшләр башланган(башкару - 6%). Калган объектлар буенча эшләр апрель аенда башланачак.

Шулай ук республикада Росгвардия объектларында, җәмәгать судьялары биналарында, шулай ук муниципаль башкарма комитетлар биналарында һ. б. эшләр алып барыла.

Киңәшмә барышында Алексей Фролов күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау турында хәбәр итте. Ул быел программага 763 йорт кертелгәнен искәртте. Программаны финанслау күләме 8 млрд 468 млн сум тәшкил итә.

653 йорт буенча подряд оешмалары билгеләнгән инде. Торглар узган объектлар өлешендә 28 муниципаль берәмлектә 252 күп фатирлы йорт буенча эшләр башланган. ТМЭ үтәлеше 8%, сезонлы эш төрләре 3% тәшкил итә.

Нотыкның икенче өлеше торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның түләү дисциплинасына һәм җитештерелгән энергия ресурслары өчен предприятие һәм оешмаларның бурычларына багышланды.

2024 елның февралендә республика буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның түләүләр җыю дәрәҗәсе узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,8%ка арткан.

Быелның гыйнвар-февраль айларында Татарстан буенча халыктан киләчәк түләүләр күләме уртача 95,8% тәшкил иткән. Бу узган ел күрсәткеченнән 1,8%ка югарырак. Уртача еллык дәрәҗә 99,5% тәшкил итә, бу 2023 елның шул ук чорына караганда 0,5%ка югарырак.

Электрон форматта башкарылган түләүләр өлеше гомуми күләмдә 75,6%ка җиткән. Шул ук вакытта районнар бу өлештә бөтенләй башка күрсәткечләр күрсәтә. 27 районда онлайн-транзакцияләр проценты 50дән 75,6 процентка кадәр.

Бурычларга килгәндә, 2024 елның 1 мартына торак-коммуналь хуҗалык оешмалары тарафыннан газ өчен түләнмәгән бурыч 292 млн. сум тәшкил итә, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11 млн. сумга кимү теркәлә.

Бер ел эчендә кулланылган электр энергиясе буенча бурыч суммасы 51 млн сумга диярлек кимегән. 2024 елның 1 мартына бурычның гомуми суммасы 25 млн тәшкил итә.

«Татэнерго» акционерлык җәмгыятенә җылылык энергиясе өчен идарәче оешмаларның бурычы 1 мартка 209 млн.сумга кимегән һәм 209 млн. сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International