Алексей Песошин Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручыны тәкъдим итте

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Питрәч муниципаль районы Советының чираттан тыш 41 нче утырышында катнашты. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә районның җитәкче вазыйфалары буенча кадрлар карарлары булды.

Элегрәк Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Питрәч районы башлыгы Илһам Кашаповны Татарстанның Белоруссиядәге вәкиллеге җитәкчесе вазыйфасына күчерү турында карар кабул иткән иде. Шуңа бәйле рәвештә Илһам Кашапов район Советына башлык вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза кертте. Шулай ук район Советына Башкарма комитет җитәкчесе Вадим Никитинның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза килде. Ә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфасына Рәис Сөләйманов билгеләнде.

Алексей Песошин Илһам Кашаповка Питрәч районы башлыгы вазыйфасындагы нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерде һәм яңа җаваплы вазыйфасы белән котлады. Ул ассызыклаганча, Татарстан белән Минскны тыгыз эшлекле, икътисадый элемтәләр һәм социаль өлкәдә хезмәттәшлек бәйли. Соңгы елларда Беларусь республиканың тышкы сәүдә партнерлары арасында лидерлар рәтенә керә. Күптән түгел «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры программасы кысаларында Беларусь Президенты Александр Лукашенко Казанга эш сәфәренә килгән иде. Аның республика Рәисе белән очрашуы барышында Рөстәм Миңнеханов республикаларыбыз арасында алга таба хезмәттәшлекне киңәйтү буенча бурычлар куйды.

"Илһам Кашаповның муниципаль район башлыгы вазыйфасында да, бизнеста да җитәкче эш тәҗрибәсе сәүдә-икътисад өлкәсендә һәм гуманитар юнәлешләрдә ике яклы элемтәләрне ныгыту һәм алга таба киңәйтү өчен кирәк булыр дип ышанам", - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Ул билгеләп үткәнчә, Илһам Кашапов соңгы елларда республика муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингында тотрыклы рәвештә беренче унлыкка керүче Питрәч районы үсешенә зур өлеш керткән. 2023 ел нәтиҗәләре буенча район 5 нче урынны алган. Узган елда районның тулаем территориаль продукт күләме 27,1 млрд сумга җитте. 2017 елдан башлап ТТП өч тапкырга диярлек арткан. Республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыруда актив катнашу районга җәмәгатькиңлекләрен төзекләндерү, торак, юллар һәм социаль объектлар төзү һәм капиталь ремонтлау буенча төрле проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек биргән.

Аннары Алексей Песошин Илһам Кашаповка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.

Шуннан соң ТР Хөкүмәте башлыгы депутатларга Рәис Сөләймановны тәкъдим итте. "Аның бөтен хезмәт биографиясе азык-төлек сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшкә бәйле, аның кешеләр, хезмәт коллективлары белән эшләү тәҗрибәсе зур. Рәис Әхтәм улы үзен эшлекле генә түгел, социаль җаваплы җитәкче буларак та танытты. Актив иҗтимагый эш алып бара, ике чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана, үз сайлаучыларының күп кенә гарызнамәләрен уңышлы хәл итүгә ярдәм итә. Ул үзенә йөкләнгән бурычларны уңышлы хәл итәр һәм районның социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итәр дип ышанам», - диде республика Премьер-министры.

Аннары депутатлар Рәис Сөләймановка Питрәч районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаруны йөкләү тәкъдимен хупладылар. Шулай ук утырышта Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү турында карар кабул ителде, конкурс комиссиясе төзелде.

Рәис Әхтәм улы Сөләйманов 1969 елда Татарстан Республикасының Октябрь (хәзерге Нурлат) районының Чулпан авылында туган. 1993 елда Казан дәүләт технология университетын (инженер-химик-технолог), 2001 елда Казан финанс - икътисад институтын (менеджер) тәмамлый. Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты. 2010 елдан - "Агроинвест" идарәче компаниясе ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International