Көнкүреш коррупциясенә каршы көрәштә Татарстан Президенты “Халык контроле” системасын һәм социаль челтәрләрне активрак кулланырга өндәде

2014 елның 18 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасында соңгы ике ел ярымда 200 дән артык көнкүреш коррупциясе очрагы кисәтелде. Шулар арасында сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль өлкәдәге күренешләр – фиктив медицина белешмәләре, законсыз социаль түләүләр алуны оештыру (эшсезлек буенча субсидияләр), армиядә хезмәт итүдән законсыз азат ителү, вузларга укырга керү вакытындагы күренешләр һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә иганәчләр ярдәме яисә ирекле ярдәм итү сылтавы белән акча таләп итү.

Болар һәм тагын башка күп кенә көнкүреш коррупциясе факторлары турында бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы совет утырышында сөйләштеләр. Чара Казан Кремлендә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырыды.

Чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнаштылар.

Коррупция тәшкилиятен кисәтүдә һәм көнкүреш коррупциясе факторларын киметүдә иң мөһиме - хәбәрдарлык, дип әйтте, утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов. Ул чарада катнашучыларның игътибарын утырыш ачык форматта узуына юнәлтте, залда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре бар. Коррупцияне профилактикалау һәм аны көнкүрештә киметүгә таба кулланылган чараларага карамастан, халыктан шикаятьләр килү дәвам итә, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов, һәм коррупциянең мондый формаларына бөтенебез дә тап булабыз – бу баланы бакчага урнаштыру да, формаль түләүсез булган медицина ярдәмен акчага алу, армиядә хезмәт итүдән азат ителү, - ришвәт алырга кызыгырлык өлкәләр күп.

Рөстәм Миңнеханов 2013 елда “Общественное мнение” иҗтимагый фонды уздырган социологик сорашып белешүләр нәтиҗәсендәге мәгълүматларны китерде: Россиядә көнкүреш коррупция базарының еллык күләме 227 млрд. сум тәшкил итә.

Хакимият эшчәнлеге ачыклылыгын тәэмин итү һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтелгәндә процедураларны җиңеләүтү максатында, Татарстанда югары технологияләр актив кертелә. Әйтик, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталын булдыру (https://uslugi.tatar.ru) көнкүреш коррупциясен киметүгә сизелерлек тәэсир итте. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, “Халык контроле” порталы да көнкүреш коррупциясе кимүгә җитди тәэсир итте. Анда 23 мең гариза бар, шуларның 14 меңе инде хәл ителгән, тагын 4 меңе буенча эш планлаштырылган.

Республикада көнкүреш коррупция фактларына һәр бишенче граждан дучар була, дип белдерде, социологик сорашып белешүләр мәгълүматларына нигезләнеп, Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, көнкүреш өлкәләрдәге коррупция белән көрәштә иҗтимагый оешмалар ролен көчәйтү мөһим, шулай ук коорупцияне киметүгә юнәлтелгән чараларның ни сәбәпле җитәрлек булмавын ачыклау да мөһим.

Социаль-икътисадый мониторинг буенча ТР Комитеты рәисе Ольга Семенова республикада уздырылган социологик сорашып белешүләр нәтиҗәләре белән таныштырды. Татарстанда коррупция турындагы халык фикерен тикшерү вакытында, 4150 респондент катнашты. Коррупция дәрәҗәсе турында халык фикере түбәндәгене күрсәтте: 2012 елда 46,9% респондент барысы да шул ук дәрәҗәдә сакланды, дип санаса, 2013 елда – 39,7%, ә 2014 елда – 42,7% гына; 2012 елда 23,2% респондент коррупция кимеде дип уйлый иде, 2013 елда – 30,8%, 2014 елда – 34,8%.

Коррупция күренешләренә соңгы елда бер кат кына булса да тап булган респондентлар өлеше 2011 елда 21,2 % тәшкил итсә, 2013 елда – 16,3%, ә 2014 елда – 11,8%.

Утырышта катнашучыларга, сораштырылганнар фикеренчә, коррупция күренешләренә дучар булган гражданнар өлеше зур булган муниципаль берәмлекләр таблицасын күрсәттелә. Анда Казан (33,9%), Тукай районы (26,7%), Яшел Үзән районы (25,8%), Аксубай (22,2%), Түбән Кама районы (17,9%), Югары Ослан (17,8%), Биек Тау (17,8%) районнары.

Коррупция күренешенә тап булып, ришвәт биргән респондентлар өлеше 2011 елда 63% тәшкил итсә, 2012 елда – 67,6%, 2013 елда – 69,2%, 2014 елда – 64,7%.

Татарстан Республикасы прокурорының беренче урынбасары Артем Николаев чыгышында билгеләгәнчә, бүгенге көндә көнкүреш коррупция массалы характер алган.

«Татарстан Республикасы иҗат яшьләре академиясе» региональ иҗтимагый оешмасының коррупциягә каршы проектлары җитәкчесеАндрей Петухов республикада һәм районнарда коррупциягә каршы акцияләр уздыру турында сөйләде. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, әгәр элегрәк студентлар арасында бирә алмаган имтиханны сатып алу күренеше булса, хәзер инде бөтен имтихан сессиясен сатып алу таралган.

Мәгариф өлкәсендәндәге мондый коррупция күренешләре белән аяусыз көрәшергә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Аныңча, монда сөйләшүләр генә ярдәм итмәячәк, катгый чаралар күрергә кирәк. Ул югары уку йортлары ректоратын мондый хәлләр булмаслык чаралар күрергә өндәде.

Тагын Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм социаль өлкәдә эшләүче хезмәткәрләрнең күбесе – намуслы кешеләр. Без бу залдан бездә барысы да коррупционерлар дигән хис белән китәргә тиеш түгел, диде ул, бу дөрес булмас иде, барысын да кара буяуларга манырга ярамый.

Татарстан Республикасы Президенты чиновникларны көнкүреш коррупциясенә каршы көрәш өчен«Халык контроле» системасын активрак кулланырга, социаль челтәрләргә күбрәк игътибар бирергә өндәде. Бу мөмкинлекләрне кулланырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов, социаль челтәрләр аша миңа бик мөрәҗәгатьләр керә, һәм мин шунда ук бу мәсьәләләрне хәл итәргә кушам.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 10 көн эчендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы көрәш советының чираттагы утырышы йомгаклары буенча беркетмә әзер булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International