Рөстәм Миңнеханов Дания чит эшләр министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары Сьюзанна Хюлделунд белән очрашты

2014 елның 10 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дания чит эшләр министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары Сьюзанна Хюлделунд белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Копенгагенга эш визиты кысаларында Дания Чит эшләр министрлыгы бинасында узды.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, әлеге сәфәрнең төп максаты – Копенгагенның шәһәр мохитен үзгәртү өлкәсендә инфраструктура тәҗрибәсен өйрәнү. Ул искәрткәнчә, Татарстан Gehl Architects компаниясе белән актив эш алып бара һәм аның җитәкчесе Ян Гейл күптән түгел Татарстанга килеп киткән.

Татарстан Президенты шулай ук элегрәк 2010 елның апрелендә Россия Федерациясе Президенты җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында Даниягә килгән булган.

Ул Татарстан делегациясе әгъзалары, шул исәптән министрлыклар һәм ведосмстволар җитәкчеләре, белән дә таныштырды. Копенгагенга визитыбыз барышында бизнес үсешенә яңа юнәлешләр табырбыз, дип өметләнәм, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Дания компанияләре Татарстанда үз эшчәнлекләрен уңышлы алып баралар. Бу, аерым алганда, “Роквул”, "Хальдор Топсе", "Данфосс" компанияләре.

«Хальдор Топсе» компаниясе “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ һәм «ТАНЕКО» ААҖ белән хезмәттәшлек итә, һәм кичә без әлеге компания җитәкчелеге белән очраштык, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

"Роквул" компаниясе – Татарстан-Дания хезмәттәшлегендә мөһим юнәлеш, дип әйтте Татарстан Президенты. Янмый торган материаллар җитештерүче “Роквул” Европада иң эре завод 2012 елның апрелендә “Алабуга” МИЗ территориясендә ачылды, аны ачу тантанасында Дания сәүдә һәм инвестицияләр министры Пиа Олсен Дюр ханым да катнашкан.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук, визитны оештыруда ярдәмнәре өчен, Даниядә Россия Илчелегенә һәм Даниянең Россиядәге Илчелегенә рәхмшт белдерде.

"Дания һәм Россия регионы буларак Татарстан арасында яхшы элемтәләр җайланган, һәм ышанам ки, перспективада бу безгә үзара файдалы проектлар алып киләчәк”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Дания чит эшләр министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары Сьюзанна Хюлделунд, үз чиратында, әлеге визит Дания һәм Татарстан бизнес-структуралары арасында тагын да якынрак элемтәләр урнаштыруга этәргеч булуына өметен белдерде. Безнең компанияләр базарларны киңәйтү ысулларын эзли, дип әйтте Сьюзанна Хюлделунд, юл төзелеше, авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм эшкәртү өлкәләрендә хезмәттәшлек уңышлы булырга мөмкин.

Аның сүзләренчә, Татарстан базарында эшләүче компанияләр әлеге төбәк турында Дания бизнесы вәкилләренә хәбәр итә алалар.

Без сезнең регионда эшләүче компанияләргә ярдәм итәбез, һәм сезнең Дания белән хезмәттәшлек итү өлкәсендәге инициативаларыгызны тулысынча хуплыйбыз, дип белдерде Дания чит эшләр министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары. Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан дәвамлы хезмәттәшлек яклы, һәм Сьюзанна Хюлделундны Казанга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International