«Поли Технолоджи» Кытай компаниясе Татарстан белән хезмәттәшлек итүгә өметләнә

2014 елның 28 октябре, сишәмбе

«Поли Технолоджи» Кытай компаниясе җитәкчелеге Татарстан белән берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек итүгә өметләнә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президентының компания делегациясе белән очрашуында билгеле булды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, машина төзелеше секторы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Президенты искәрткәнчә, ул быел апрель аендагы Пекинга визиты кысаларында «Поли Технолоджи» җитәкчелеге белән очрашкан булган. «Без уртак проектларның перспектив юнәлешләре урында сөйләшкән идек, ә бүген сез Татарстанга килдегез, инде берничә алдынгы предпритиедә булгансыз», - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов делегация әгъзаларына.

Татарстан Президенты сүзләренчә, «Поли Технолоджи» - Татарстанда эшләү тәҗрибәсе булган бөтен дөньяда билгеле компания ул. «Поли» төркеме белән хезмәттәшлек итәргә безнең бик тә беләгәнебезне расларыйсым килә, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Сезнең «Казан Гипронииавиапром» белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәгез бар инде, заманында Казан вертолетларын да алган булгансыз. Һәм хезмәттәшлек итүгә безнең мөмкинлекләр бик күп».

Шулай, Р.Миңнеханов сүзләренчә, республика предпритиеләренә Кытай компаниясе китерүче станоклар кызыклы булыр иде.

Гомумән, Татарстан Президенты билгеләгәнчә. Хәзерге вакытта Россия актив рәвештә Кытай белән хезмәттәшлек итә. Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе быел ике мәртәбә КХРнда булды. Соңгы айларда Татарстанга шулай ук берничә күп санлы Кытай делегацияләре килеп китте. Инде берничә Кытай компаниясе республикада эш итә яисә эшне башларга планлаштыра. Татарстан үз чиратында Пекинда вәкиллеген ачты.

«Ышанам ки, сезнең визит безнең мөнәсәбәтләргә яңа импульс бирәчәк», - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов «Поли Технолоджи» делегациясе әгъзалары.

Компания вәкилләре үз чиратларында «Поли Технолоджи» белән хезмәттәшлек итүнең берничә перспектив юнәлешен билгеләделәр. Алар арасында - «Гипронииавиапром» белән һава транспорты инфраструктурасы объектларын проектлау, Кытай базарында Казан вертолетларын сату, Казанга станоклар китерү, шулай ук төзелеш.

«Без алга таба адымнарыбызның бөтен тәкъдим ителгән юнәлешләр буенча “юл картасын” киңәйтербез», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.

Очрашу ахырында Татарстан Президенты барында ике документ имзаланды. ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм «Поли Технолоджи» вице-премьеры Юй Фучжень компания һәм республиканың хезмәттәшлек итүгә ниятләре турындагы меморандумны имзаладылар. «Казан Гипронниавиапром» ЯАҖ генераль директоры Борис Тихомиров һәм Юй Фучжень «Поли Технолоджи» делегациясенең Казан предприятиесендә булуы нәтиҗәләре буенча протокол имзаладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International