Рөстәм Миңнеханов мөселман өммәтен берләштерү буенча Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте эшен югары бәяләде

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Без алга таба да мөселман өммәтен берләштерү эшен алып барырга һәм гомумән республика мөселманнары иминлегенә хезмәт итәргә ниятләнәбез. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу тәмамлангач, белдерде.

Камил хәзрәт матбугат чаралары вәкилләренә белдергәнчә, Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 2014 елда эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм якын арага планнары турында сүз барды.

Без 2015 елны зур вакыйгалардан башладык, дип билгеләде Камил хәзрәт, аерым алганда, 2 январь көнне уникаль проектны башлап җибәрдек - Кол Шәриф мәчетендә тәүлек дәвамында Коръән уку, шуннан 3 январь көнендә Болгар шәһәрендә зурлап Мәүлид бәйрәме үткәрелде – Мөхәммәт пәйгамбәр туган көне. Моннан тыш, 4 январьда Теләче районында ятим-инвалидлар өчен балалар йорты ачылды, йорт 20 кешегә исәпләнгән.

«Иң мөһиме, ел дәвамында мөселман өммәтен берләштерү кысаларында табыну стандартлары әзерләнде, - дип хәбәр итте Камил Сәмигуллин. – Ай дәвамында ул расланачак һәм бөтен мәчетләрдә гамәлгә кертеләчәк». Россиядә беренче мәртәбә без мәдрәсәләр өчен белем бирү стандартын эшләдек, дип искәртте Камил хәзрәт.

ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт сүзләренчә, Диния нәзарәте катнашында Татарстан Республикасы төзәтү учреждениеләрендә китапханәләр яңартылды. Планда – алкоголь һәм наркотикларга бәйле затларга ярдәм күрсәтү үзәген, шулай ук төрмәдән чыккан гражданнарга җайлашырга ярдәм итү үзәген ачу.

Мөфти сүзләренчә, 2014 елда 50дән артык китап бастырылды, 35 дәреслек һәм 42 популяр китпа әзерләнде, 10 аудиокитап чыгарылды.

Журналистлар сорауларына җавап биргәндә мөфти хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең 2014 елда эшен югары бәяләде. «Без алга таба да мөселман өммәтен берләштерү эшен алып барырга һәм гомумән республика мөселманнары иминлегенә хезмәт итәргә ниятләнәбез», - дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Белем бирү стандартын гамәлгә кертү турында Россия ислам институты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин тулырак сөйләде. «Терроризм белән көрәш мәсьәләсендә мәгариф системасы һичшиксез үзенчәлекле урында тора. Бу юнәлештә Татарстанда, Россиядә беренче мәртәбә диярлек, зур эш башкарылды – белем бирү стандарты әзерләнде. Безнең мәдрәсә һәм вузда бердәм система була. Сентябрь аена без бөтен дәреслек һәм әсбапларны әзерлибез, мөселман мәгарифе системасында яңа, нәтиҗәле тормыш башлана», - дип әйтте Рафыйк Мөхәммәтшин. Аның сүзләренчә, 2015 елда мөселманнар үзләрен социаль хезмәт итү аша күрсәтергә тиеш.

Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин, журналистлар сорауларына җавап биргәндә искәрткәнчә, динара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре Татарстан Республикасы Президенты эшендә беренчеләрдән тора. «Рөстәм Миңнеханов даими рәвештә төрле дин әһелләре белән очраша, - дип әйтте ул. – Якын арада Рөстәм Миңнехановның православие дине вәкилләре белән очрашуы булачак. Шулай ук Әлмәт епархия идарәсенең яңа бинасын ачу планлаштырылган».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International