Рөстәм Миңнеханов Красноярскидагы федераль Сабантуй турында: «Бу Сабантуй иң шәбе булачак»

2015 елның 18 июле, шимбә

Бүген Красноярскида «Себер» гранд-холл» концертлар залында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты узды. Иртәгә, 19 июльдә, монда XV федераль Сабантуй узачак. Красноярскига берничә көн элек Татарстан иҗат делегациясе килде, ул Красноярск иҗат коллективлары белән бергә бәйрәмгә әзерләнә. Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты иртәгә федераль Сабантуй-2015нең төп чараларыннан берсе булачак. Бәйрәм чарасын ачу тантанасына Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин һәм республикабызның башка вәкилләре килде.


«Сабантуй – җир кешесенә, крестьянга дан җырлау бәйрәме, халыклар дуслыгы билгесе, – диде Виктор Толоконский чыгышында. – Сабантуй-2015нең Красноярск крае белән Татарстан Республикасы арасында барлык багланышларны мәдәни һәм икътисадый элемтәләрне ныгытуына без бик шат».

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә, залдагы кунакларга татар телендә мөрәҗәгать итеп, аларны Ураза гаете белән котлады һәм, менә нәкъ шундый бәйрәмнәр үз халкының традицияләрен оныттырмый да инде, диде.

«Федераль Сабантуй Красноярскида узу – безнең өчен зур мәртәбә. Чынлыкта, коллегаларым сүзләренә караганда, бу Сабантуй федераль Сабантуйлар тарихында иң шәбе булачак. Без күп милләтле илдә яшибез, һәм безгә милли үзенчәлегебезне саклап калу мөһим. Бу вакыйга – безгә тарихыбызны, телебезне, йолаларыбызны башкаларга күрсәтү мөмкинлеге. Минемчә, бәйрәм бик әйбәт булачак. Бүген Сабантуй 58 регион һәм 28 ил территориясендә уздырыла. Мин Красноярск крае җитәкчелегенә һәм шәхсән губернаторына безгә күрсәткән игътибары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм», – диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

«Себер» гранд-холлы фойесында татар халкы һөнәрләре ярминкәсе оештырылган иде.

Концертка 34 меңнән артык кеше килгән иде, асылда – татарлар.

Концерт номерларының күбесе татарча барды. Анда җырчы Айдар Сөләйманов, «Голос» телепроекты финалисткасы Эльмира Кәлимуллина, популяр җырчылар Альберт Асадуллин, Рүзил Гатин, Артур Минһаҗев, Марат Галимов, Раяз Фасыйхов, «Новая волна-2015» балалар конкурсында җиңүче Вилена Хикмәтуллина һәм башкалар катнашты.

Сәхнәгә М. Годенко исемендәге Красноярск дәүләт академия Себер бию ансамбле, «Йолдыз» ансамбле, «Ворожея» рус җыры театры да чыкты.


Искәртәбез, федераль Сабантуй-2015 Красноярскида иртәгә Енисей елгасында урнашкан Татышево утравында узачак. Анда 30 регион катнашачак. Бәйрәмгә 40 меңләп кеше килер дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International