Татарстан Президентына Яшел Үзәннең тарихи үзәген төзекләндерү төрләрен тәкъдим иттеләр

2016 елның 13 июне, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә эш сәфәрендә булды. Президент шәһәрнең тарихи үзәге - «Полукамушки» кварталында яшәүчеләр белән очрашты һәм тарихи микрорайонның киләчәк язмышы турында карар кабул итте.

Тарихи үзәктә Рөстәм Миңнеханов белән ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Александр Тыгин, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләре һәм Яшел Үзән районы аппаратының җаваплы хезмәткәрләре йөрде.
1897-1902 елларда бистә буларак төзелгән «Полукамушки» микрорайоны хәзер шәһәрнең тарихи үзәге булып санала. Кирпечтән һәм агачтан төзелгән 26 йортның һәрберсендә 4 әр фатир. Аларның 20се авария фонды исемлегенә кертелгән.

Бүген биредә яшәүчеләр Татарстан Президенты белән бергә тузган торакларны сүтәргә һәм күпфатирлы яңа йортлар төзергә, Яшел Үзәннең борынгы урамын тәртипкә китерергә карар иттеләр. Казанның Урбанистика үзәге соңгы 4 айда берничә мөмкин вариантны эшләгән, бүген аларны Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр.

Беренче төр "Торак квартал" дип атала. Биредә торак функциясе саклана, капиталь ремонт ясарга, территорияне төзекләндерергә тәкъдим ителә. Буш калган йортларда музей һәм балаларга белем бирү гаилә үзәге ачарга, ә территориясендә урам фестивальләре, сезон ярминкәләре уздырырга була, диде эшче төркем җитәкчесе, Урбанистика үзәге координаторы Мария Леонтьева. Бу биредә озак еллар яшәүчеләрнең үз фатирларыннан китәргә теләмәү мәсьәләсен дә хәл итү мөмкинлеге бирә.
"Икенче төрдә без шулай ук йортларның структурасын сакларга тәкъдим итәбез. Әмма кешеләрне күчерергә кирәк. Капиталь ремонттан соң йортларда кәһвәханә, шәхси балалар бакчасы, мунча, загс ачарга мөмкин, ике музей, белем бирү үзәкләре барлыкка киләчәк", - диде М.Леонтьева. Бу очракта корылмаларның бер өлеше җәмәгать туклану пунктлары һәм башка мәдәни объектлар ачу өчен муниципаль аукцион аша сатылачак.

"Нәрсә генә әйтсәләр дә, беренче чиратта, йортлар ремонт таләп итә. Авария хәлендәге йортлардан кешеләрне күчерүне мин дә, район башлыгы да уйлап чыгармады. Александр Тыгин, биредә бәхетсезлек очраклары булмасын өчен, башы белән җавап бирә", - диде республика лидеры кварталда яшәүчеләргә.

ТР Президенты ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына «Полукамушки» кварталында йортларны тикшерү һәм экспертиза үткәрү өчен бер ай вакыт бирде. Әгәр йортларны яшәү өчен куркыныч дип таныйлар икән, кешеләрне күчерергә туры киләчәк. Федераль закон буенча авария хәлендәге йортта яшәүчеләргә квадрат метр өчен 11 мең компенсация белән яңа фатирлар бирәләр, калган сумманы ипотека буенча түләргә кирәк булачак. Әгәр йортны ремонтлап була икән, кв.метр торак өчен билгеләнгән 11 мең сум шуңа сарыф ителәчәк. Бу акча җитмәсә, биредә яшәргә калырга теләүчеләргә калган сумманы үзләренә табарга туры киләчәк.
"Закон буенча торакны карап тоту милекчегә йөкләнә. Безнең Хөкүмәт кв. метр өчен 11 мең сум компенсация түләргә карар итте, юкса, барлык сумманы мөстәкыйль рәвештә түләргә туры килер иде", - дип аңлатма бирде ТР прокуроры Илдус Нәфыйков.
Комиссия ай дәвамында эшче төркем әгъзалары катнашында тарихи квартал биналарын тикшерәчәк. Олеся Балтусова белдергәнчә, ТР Реставраторлар берлеге йортларны тикшерүдә катнашырга әзерлеген белдергән. Экспертиза әзер булгач, хакимият вәкилләре белән фатир хуҗаларына, «Полукамушки» микрорайоны язмышы буенча карар кабул итү өчен, кварталны үстерү буенча эшче төркем белән янә очрашырга туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International