Депутатлар Геннадий Емельяновны Алабуга муниципаль районы башлыгы вазифасына бертавыштан раслады.
“Минем өстенлекләр – ул, барыннан да элек, халык. Бу – эшебезнең төп векторы. Моннан тыш, безнең алда “Алабуга” махсус икътисади зонасында эшләүче алабугалыларның санын арттыру максатыннан икътисади зона белән эшне җайга салу бурычы тора. Авыл хуҗалыгына зур игътибар бирергә кирәк. Республика җитәкчелегенә, депутатларга күрсәткән ышанычлары өчен зур рәхмәт”, - диде Геннадий Емельянов үзенең җавап чыгышында.
Ярты ел дәвамында район башлыгы вазифаларын башкарган Валерий Чершинцев һәм моңарчы район башлыгы киңәшчесе булып эшләгән Зөлфия Сөнгатуллина район башлыгы урынбасарлары итеп сайланды. Депутатлар шулай ук Президиум Советы составын сайлады, район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан итү турында карар кабул итте.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Дагстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе Габделмөслим Габделмөслимов белән очрашты. Очрашу XV KazanForum кырларында узды.
Бүген XV KazanForum кырларында Татарстан Хөкүмәте һәм «Новый сухопутный зерновой коридор» компаниясе арасында республика территориясендә коры җир ашлык хабы булдыру турында килешү имзаланды.
Документка Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм «Новый сухопутный зерновой коридор» генераль директоры Юрий Маневич кул куйды.